Казакъстандагы өлкә From Wikipedia, the free encyclopedia
Павлодар өлкәсе (каз. Павлодар облысы, Pavlodar oblysy) ― Казакъстандагы административ берәмлек (өлкә). Административ үзәге ― Павлодар шәһәре.
Павлодар өлкәсе | |
каз. Павлодар облысы | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 15 гыйнвар 1938 |
---|---|
Рәсми исем | Павлодар облысы |
... хөрмәтенә аталган | Павлодар |
Дәүләт | Казакъстан |
Башкала | Павлодар |
Административ-территориаль берәмлек | Казакъстан |
Сәгать поясы | UTC+06:00 һәм Азия/Алма-Ата[d][1] |
Геомәгълүматлар | Data:Kazakhstan/Pavlodar.map |
Хөкүмәт башлыгы | Асаин Байханов[d][2] |
Халык саны | 751 011 (2021)[3] |
Нәрсә белән чиктәш | Төньяк Казакъстан өлкәсе, Акмулла өлкәсе, Караганды өлкәсе, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе, Омск өлкәсе, Новосибирск өлкәсе һәм Алтай крае |
Мәйдан | 124 800 км² |
Почта индексы | 14xxxx |
Рәсми веб-сайт | pavlodar.gov.kz |
Җирле телефон коды | 7182 |
Номер тамгасы коды | S һәм 14 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Павлодар өлкәсе Викиҗыентыкта |
Төньякта – Россия Федерациясенең Омск, төньяк-көнчыгышта – Новосибирск өлкәләре, көнчыгышта – Алтай крае белән, көньякта – Казакъстан Республикасының Абай һәм Караганды, көнбатышта – Акмола һәм Төньяк Казакъстан өлкәләре белән чиктәш[4][5].
Өлкә Казакъстанның төньяк-көнчыгышында, Көнбатыш Себер тигезлегенең көньягында, Иртеш елгасының урта агымында урнашкан, һәм хәзерге вакытта 127,5 мең кв. км. мәйданны били.
Төньяк Казакъстанның башка өлкәләре кебек, Павлодар өлкәсе территориясе кискен континенталь климатлы уртача поясның Көнбатыш Себер климат өлкәсенә карый. Салкын озын кыш (5,5 ай), эссе һәм кыска җәй (3 ай) белән аерылып тора[4].
Өлкәнең зур өлеше Җир шарының иң зур тигезлеге булган Көнбатыш Себер тигезлегенең көньягында урнашкан. Төбәкнең көньяк-көнбатыш өлешенең рельефы бик кызыклы. Үсемлекләргә ярлы, сары-коңгырт төстәге ярымчүл-дала һәм вак таулык арасында таулы-урманлы оазисны күрергә мөмкин[6].
Өлкә территориясе буенча 140тан артык елга ага. Бердәнбер эре елга – Иртеш көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба якынча 500 км арада ага, аның берничә ермак-тугай күле һәм утраулары бар. Вак таулыкта Тундык, Ащису, Шидерты, Оленты һ. б. елгалар башлана, алар Иртешкә барып җитмичә, агышы булмаган күлләрдә югала. Иртыштан Иртыш-Караганды каналы төзелгән, анда берничә буа һәм сусаклагыч төзелгән. Өлкәдә күлләр күп, алар, нигездә, тозлы күлләр: Селететеңиз, Кызылкак, Жалаулы, Шурексор, Карасор, Жамантуз, Калкаман һ. б. — сул ярда; Маралды, Моилде, Зур Аҗбулат һ. б. — уң ярда.
Павлодар өлкәсендә 1200 кечкенә күл бар. Аларның йөзгә якыны төче сулы, калганнары – тозлы. Өлкә территориясендә тәүлегенә 3,8 миллион куб метр эксплуатация запаслары булган унбер җир асты сулары ятмасы бар. Алар барысы да эчәргә һәм җирне сугарырга яраклы[7].
Павлодар өлкәсендә Казакъстанның барлык күмер запасларының өчтән бер өлеше тупланган. Иң зур чыганаклар — 10,5 миллиард һәм 2,2 миллиард тонна энергия чималы саклаучы Экибастуз һәм Майкубен. Өч миллиард тонна чамасы күмере булган тагын тугыз ятма ачыкланган һәм үзләштерү өчен перспективалы. Барлык ятмалардагы бакыр запасы өч ярым миллион тонна. Алтын ятмаларының фаразланган запасы 150 тоннага якын бәяләнә, аларда көмеш, бакыр, цинк, барит бар. Бу металллар, нигездә, Майкаин чыганагында чыгарыла (елына 300 мең тонна руда, аның 300 килограммы алтын, биш тоннасы көмеш һәм 500 тоннасы цинк (2004 елга).
Өлкәдә төп урман ясаучылар һәм аларның иярченнәре булып түбәндәгеләр тора: гади нарат, ике төрле каен, ябышкак ольха, усак, арча, Алтай боярышнигы, гади шомырт, гади балан, Себер миләше, кура җиләге[8]. Павлодар өлкәсе далаларында кимерүчеләр бар, ерткычлар: бүре, төлке, дала көзәне, сасы көзән очрый. Кошлардан тургай, бытбылдык, үрдәкләр, куликлар һ. б. оя корган. Күлләрдә һәм Иртышта балыкның күп төрләре таралган. Казакъстанда тау тәкәсенең бер төре – архар Казакъстанның Кызыл китабына кертелгән.
Павлодар өлкәсе югары техноген пычратуга дучар була, чөнки тау сәнәгате, нефть эшкәртү, химия сәнәгате, кара һәм төсле металлургия, энергетика икътисадта төп тармаклар булып тора. Һаваны пычратуның төп өлеше Экибастуз (46%), Аксу (26,5 %) һәм Павлодар (25,5%) шәһәрләрендә урнашкан сәнәгать предприятиеләренә туры килә[9].
Урта гасырларда хәзерге Павлодар өлкәсе Кимәк каһанлыгы, Кыпчак дәүләте, Алтын Урда һәм Казакъ ханлыгы составына керә. Хәзерге Павлодар территориясендә казакъ ханнары һәм солтаннары ставкалары торган.
1720 елда Иртыш ярында Коряковский почта-хәрби форпосты төзелгән. 1838 елда форпост шул ук исемдәге станицага үзгәртелә, 1861 елда шәһәр статусы ала.
Павлодар өлкәсе территориясендә XIX гасырда Урта Җүз кабиләләре: аргыннар (Басентиын, Суйиндик, Канҗыгалы, Бегендык нәселләре), найманнар (бура, теристанбалы), керейләр, кыпшаклар (Колан), болтын-кыпшаклар, уаклар яшәгән[10].
1897 елгы җанисәп буенча Павлодар өязенең хәзерге Павлодар өлкәсенә туры килүче территориясендә 142 562 кыргыз-кайсак (хәзерге терминологиядә казакълар), 749 татар яшәгән. Европа халыкларыннан руслар – 13 844, украиннар – 121 кеше булган[11].
Өлкә 1938 елның 15 гыйнварында ВКП(б) ҮК карары белән Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең 9, Караганды өлкәсенең 1 районын алып төзелгән.
Бөек Ватан сугышы елларында 23 павлодарлы Советлар Союзы Герое исемен алган, 8 кеше Дан орденының тулы кавалеры булган.
1949 елдан 1962 елга кадәр Павлодар өлкәсе территориясенең көньягы Симәй атом полигоны составына керә.
1957 елда Павлодар-Экибастуз территориаль-сәнәгать комплексы төзелә, аның составына Павлодар, Экибастуз, Аксу шәһәрләре керә.
Бүген Павлодар өлкәсе Казакъстанның барлык өлкәләре арасында югары сәнәгать потенциалы белән аерылып тора, күп тармаклы авыл хуҗалыгына ия, үзен тулысынча авыл хуҗалыгы продуктлары белән тәэмин итә. Монда диңгезнекеннән кала барлык транспорт төрләре дә, җитештерү өлкәсенең барлык тармаклары да үсеш алган.
Өлкә 10 районны, 3 өлкә карамагындагы шәһәрне [12], 7 бистәне, 165 авыл округын үз эченә ала
Павлодар өлкәсенең халык саны[13] [14]:
1970 | 1979 | 1989 | 1999 | 2003 | 2004 | 2005 | 2006 | 2007 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
697 947 | 805 660 | 943 745 | 806 983 | 748 651 | 745 238 | 743 826 | 742 911 | 744 860 |
2008 | 2009 | 2010 | 2011 | 2012 | 2013 | 2014 | 2015 | 2016 | 2017 | |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
746 454 | 742 276 | 744 363 | 746 163 | 747 055 | 749 154 | 752 793 | 755 778 | 758 479 | 757 014 |
2012 елның 1 гыйнварына өлкә халкы 747,1 мең кеше тәшкил иткән. Өлкә буенча халыкның тыгызлыгы уртача (1 кв. км территориягә) 6 кеше. Шәһәр һәм авыл халкының саны 514,4 мең һәм 232,7 мең кешегә тигез. Шәһәр халкы өлеше — 64 %[4].
2012 ел башына барлык этник төркемнәр арасында казакълар өлкә халкының — 48,8% һәм руслар — 37,9% башка милләтләр — 13,3% тәшкил иткән. 2016 елның 1 гыйнварына казакълар саны — 385,9 мең кеше, руслар — 276,4 мең, украиннар — 37,9 мең, алманнар — 21,1 мең, татарлар — 14,2 мең, белоруслар — 5,1 мең, башка милләт вәкилләре ― 19,3 мең кеше булган.
1959, кеше.[15] | % | 1970, кеше.[16] | % | 1979, кеше.[17] | % | 1989, кеше.[18] | % | 1999, кеше.[19] | % | 2009, кеше.[20] | % | 2019, кеше | % | |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
барлыгы | 455013 | 100,00 % | 697947 | 100,00 % | 807224 | 100,00 % | 942313 | 100,00 % | 806983 | 100,00 % | 742475 | 100,00 % | 753853 | 100,00 % |
Казакълар | 116444 | 25,59 % | 175691 | 25,17 % | 216113 | 26,77 % | 268512 | 28,49 % | 311862 | 38,65 % | 353711 | 47,64 % | 394674 | 52,35 % |
Руслар | 178760 | 39,29 % | 310004 | 44,42 % | 370916 | 45,95 % | 427658 | 45,38 % | 337924 | 41,87 % | 287970 | 38,79 % | 267142 | 35,44 % |
Украиннар | 65888 | 14,48 % | 85839 | 12,30 % | 83185 | 10,31 % | 86651 | 9,20 % | 62585 | 7,76 % | 40145 | 5,41 % | 32373 | 4,29 % |
Алманнар | 55100 | 12,11 % | 73614 | 10,55 % | 81487 | 10,09 % | 95342 | 10,12 % | 43835 | 5,43 % | 20708 | 2,79 % | 20297 | 2,69 % |
Татарлар | 7218 | 1,59 % | 13972 | 2,00 % | 16801 | 2,08 % | 20152 | 2,14 % | 17064 | 2,11 % | 14209 | 1,91 % | 13946 | 1,85 % |
Белоруслар | 6957 | 1,53 % | 12618 | 1,81 % | 11511 | 1,43 % | 12293 | 1,30 % | 8781 | 1,09 % | 5419 | 0,73 % | 4365 | 0,58 % |
Молдаваннар | 2304 | 0,51 % | 4641 | 0,66 % | 4381 | 0,54 % | 4631 | 0,49 % | 3391 | 0,42 % | 2411 | 0,32 % | 2284 | 0,30 % |
Азәрбайҗаннар | 326 | 0,07 % | 596 | 0,09 % | 939 | 0,12 % | 2038 | 0,22 % | 1847 | 0,23 % | 1823 | 0,25 % | 2191 | 0,29 % |
Чеченнар | 4077 | 0,90 % | 1394 | 0,20 % | 1298 | 0,16 % | 1945 | 0,21 % | 1767 | 0,22 % | 1710 | 0,23 % | 1821 | 0,24 % |
Ингушлар | 7540 | 1,66 % | 2032 | 0,29 % | 2013 | 0,25 % | 2088 | 0,22 % | 1891 | 0,23 % | 1728 | 0,23 % | 1747 | 0,23 % |
Башкортлар | 317 | 0,07 % | 1276 | 0,18 % | 1686 | 0,21 % | 2334 | 0,25 % | 1738 | 0,22 % | 1333 | 0,18 % | 1295 | 0,17 % |
Үзбәкләр | 331 | 0,07 % | 366 | 0,05 % | 883 | 0,11 % | 1029 | 0,11 % | 767 | 0,10 % | 1092 | 0,15 % | ||
Кореялеләр | 307 | 0,07 % | 525 | 0,08 % | 706 | 0,09 % | 924 | 0,10 % | 1013 | 0,13 % | 1029 | 0,14 % | 1078 | 0,14 % |
Поляклар | 732 | 0,16 % | 1350 | 0,19 % | 1422 | 0,18 % | 1608 | 0,17 % | 1447 | 0,18 % | 999 | 0,13 % | 881 | 0,12 % |
Болгарлар | 1365 | 0,30 % | 1510 | 0,22 % | 1419 | 0,18 % | 1544 | 0,16 % | 1300 | 0,16 % | 907 | 0,12 % | 901 | 0,12 % |
Чуашлар | 663 | 0,15 % | 1691 | 0,24 % | 1678 | 0,21 % | 1906 | 0,20 % | 1218 | 0,15 % | 762 | 0,10 % | 606 | 0,08 % |
Мордвалар | 1226 | 0,27 % | 2067 | 0,30 % | 1996 | 0,25 % | 1951 | 0,21 % | 1304 | 0,16 % | 659 | 0,09 % | 470 | 0,06 % |
Удмуртлар | 320 | 0,07 % | 1636 | 0,23 % | 1508 | 0,19 % | 1431 | 0,15 % | 975 | 0,12 % | 631 | 0,08 % | 509 | 0,07 % |
Әрмәннәр | 238 | 0,05 % | 295 | 0,04 % | 512 | 0,06 % | 634 | 0,07 % | 666 | 0,08 % | 594 | 0,08 % | ||
Литвалылар | 395 | 0,09 % | 1040 | 0,15 % | 804 | 0,10 % | 794 | 0,08 % | 595 | 0,07 % | 400 | 0,05 % | ||
башкалар | 4505 | 0,99 % | 5790 | 0,83 % | 5966 | 0,74 % | 6848 | 0,73 % | 5013 | 0,62 % | 4235 | 0,57 % | 7273 | 0,96 % |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.