Олег Күрәзә
From Wikipedia, the free encyclopedia
Олег, (Олег Күрәзә, бор.-рус. Ольгъ[1], 912 елда вафат булган) — 879 елдан Новгород җире хакиме һәм 882 елдан Киев кенәзе.
Кыска фактлар Олег Күрәзә, Новгород кенәзе ...
Олег Күрәзә | |
---|---|
Новгород кенәзе | |
Вазыйфада 879 – 912 | |
Аңа кадәр | Рюрик |
Дәвамчысы | Игорь Рюрик улы |
Бөек Киев кенәзе | |
Вазыйфада 882 – 912 | |
Аңа кадәр | Аскольд белән Дир |
Дәвамчысы | Игорь Рюрик улы |
Туган | билгесез ? |
Үлгән | 912(0912) Киев, Киев Русе |
Ябу
Рюрик үлгәч, Новгород җирләре өстеннән хакимлек алган, аның кечкенә улы Игорьның регенты булган. Олег Киевны басып алган һәм башкаласын шунда күчергән. Шулай итеп ул көнчыгыш славяннарның ике төп үзәген берләштергән.
«Вакыт еллары повесте» елъязмасында аның Күрәзә кушаматы китерелә[2]. Новгород елъязмасында борынгырак елъязма җыентыгы фрагментлары сакланган (аңа «вакыт еллары повесте» дә нигезләнә), әмма X гасыр вакыйгалары буенча хронологиядә төгәлсезлекләр бар.