![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/7/7a/Igor_the_Old.jpg/640px-Igor_the_Old.jpg&w=640&q=50)
Игорь Рюрик улы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Игорь, (варягча Ingvar, ? — 945) — Киев Русе җитәкчесе һәм Рюрик улы. Риваятьтәге варяг.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Кенәз Игорь (мәгънәләр) битенә күчегез.
Кыска фактлар Игорь Рюрик улы, Бөек Киев кенәзе ...
Игорь Рюрик улы | |
---|---|
![]() | |
Бөек Киев кенәзе | |
Вазыйфада 912 – 945 | |
Аңа кадәр | кенәз Олег |
Дәвамчысы | кенәз бикәсе Ольга |
Туган | 878 тирәсе ? |
Үлгән | 945(0945) Коростень тирәсендә |
Җефет | Ольга[1][2][3][…] |
Балалар | Святослав Игорь улы |
Әни | Ефанда[d] |
Әти | Рюрик |
Ябу
Беренче рус кенәзе, Византия (грек. 'Ιγγωρ) һәм көнбатыш чыганакларда бер үк вакытта танылган.
903 елны Олег Игорьгә булачак Киев кенәзбикәсе Ольганы хатыны итеп билгеләгән. Аларның улы Святослав 942 елда туган, шуңа күрә өйләнү вакыты шик астында куелган. Олег 912 елда үлгәннән соң Игорь Киев хакимиятенә килгән.
914 елда Игорь древлян кабиләләрен басып алган һәм зур ясак түләргә таләп иткән.
914-944 елны Царьградка (659 б.э.к. - 330 елга кадәр Византий, 330 - 1930 елга кадәр Константинополь, хәзерге Истанбул) шәһәренә яу белән барган. Шул Игорьнең явы һәм кенәз исеме беренче тапкыр рус булмаган халыкларның чыганакларында очраган.