![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/b/b4/%25D0%259D%25D1%2583%25D1%2580_%2528%25D0%2590%25D0%25BC%25D1%2583%25D1%2580%25D0%25B4%25D0%25B0%25D0%25B3%25D1%258B_%25D0%259A%25D0%25BE%25D0%25BC%25D1%2581%25D0%25BE%25D0%25BC%25D0%25BE%25D0%25BB%25D1%258C%25D1%2581%25D0%25BA%2529.png/640px-%25D0%259D%25D1%2583%25D1%2580_%2528%25D0%2590%25D0%25BC%25D1%2583%25D1%2580%25D0%25B4%25D0%25B0%25D0%25B3%25D1%258B_%25D0%259A%25D0%25BE%25D0%25BC%25D1%2581%25D0%25BE%25D0%25BC%25D0%25BE%25D0%25BB%25D1%258C%25D1%2581%25D0%25BA%2529.png&w=640&q=50)
Нур (мәчет, Амурдагы Комсомольск)
Ислам гыйбадәтханәсе (Амурдагы Комсомольск, Хабаровск крае, Россия) / From Wikipedia, the free encyclopedia
«Нур» мәчете (рус. Мечеть «Нур» г. Комсомольск-на-Амуре) ― Россия Федерациясенең Хабаровск крае Амурдагы Комсомольск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле дини җәмгыяте («Нур» мәхәлләсе) карамагында[1].
Кыска фактлар
Мәчет | |
«Нур» | |
![]() | |
Ил | Россия |
Шәһәр | 681000, Хабаровск крае, Комсомольск-на-Амуре, Үзәк округ[d], Комсомольское шоссесы, 5А. |
Координатлары | N050 33.570, E137 1.533 |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ДУМАЧР / җирле мөселман дини оешмасы |
Кайсы дини агымга карый | сөнни ислам |
Бина төре | манарасы керү юлы өстендә |
Төзелеш еллары | 2010—2014 еллар |
Төп даталар: 2010 ― төзелеш башланган 2014 ― ачылган 2022 ― рәсми рәвештә эшли башлаган | |
Халәте | гамәлдә |
Ябу
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Нур (мәчет) битенә күчегез.
Амурдагы Комсомольск мәчете ― Ерак Көнчыгыштагы рәсми рәвештә мәчет буларак эшләүче бик аз мәчетләрнең берсе. Ерак Көнчыгыш төбәгендәге күпчелек мәчетләр рәсмиләштерелмәгән, яки гыйбадәт йортлары яки шәхси торак йортлар буларак теркәлгән кебек эшлиләр.
2010 елда Амурдагы Комсомольскида 30 меңнән артык мөселман яшәгән[2].