![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/ee/Mosque%252C_Tamale%252C_Northern_region%252C_Dagbon.jpg/640px-Mosque%252C_Tamale%252C_Northern_region%252C_Dagbon.jpg&w=640&q=50)
Мәчет
мөселманнарның гыйбадәт кылуы өчен төзелгән архитектура корылмасы / From Wikipedia, the free encyclopedia
Мәчет (гар. مسجد – мәсҗид – сәҗдә кылу урыны) – мөселманнарның гыйбадәт кылуы өчен төзелгән архитектура корылмасы.
Мәчет | |
![]() | |
![]() | |
![]() | |
Бу урында гамәлдәге тәртипләр | зинһар, аяк киемегезне салыгыз[d] |
---|---|
Бу объекттан ясалган медиасурәтләр төркеме | [d] |
![]() |
![]() Бу мәкалә Ислам турында |
Исламның 5 баганасы |
Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
Кодси шәһәрләр |
Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
Шәхесләр |
Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
Корбан – Гашура |
Биналар |
Мәчет – Манара |
Михраб – Кәгъбә |
Дин әһелләре |
Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
Коръән һәм башка дини чыганаклар |
Коръән – Хәдис – Сөннәт |
Фикһ – Фәтва – Шәригать |
Мәзһәбләр |
Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
Башка юнәлешләр |
Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
Юнәлешләр |
Суфилык |
Ваххабчылык – Сәләфилек |
Җәдитчелек |
Әхмәдия |
Еш кына мәчет – гөмбәзләп салынган аерым бина, шулай ук эчке ишегалды булган мәчетләр дә бар (Әл-Хәрам мәчете). Мәчетнең, кагыйдә буларак, манарасы да була. Манараларның саны бердән алып тугызга кадәр була ала (Әл-Хәрам мәчетенә ихтирам йөзеннән манаралар саны аныкыннан азрак булырга тиеш). Мәчет бүлмәләрендә сурәтләр юк, әмма диварларында Коръән сүрәләреннән өзекләр булырга мөмкин. Мәккәгә таба юнәлгән диварда куыш – михраб бар. Михрабтан уң якта мөнбәр урнашкан. Аңарга басып имам вәгазь-хөтбәләр укый. Мәчетләр янында еш кына мәдрәсәләр эшли.
Нигездә, җәмәгать намазы ритуаль яктан чиста саналган теләсә кайсы бинада яисә хәтта мәйданда да укыла ала. Әмма инде VIII гасыр ахырына таба ук мәчетләрнең үзенчәлекле тышкы күренеше формалаша. Махсус гыйбадәт бинасыннан һәм ишегалдыннан тыш (анда тәһарәт алу урыны булырга тиеш), күпчелек мәчетләрнең бер яки берничә манарасы да була.
Мәчет эчендә, аның Мәккәгә караган ягында михраб эшләнә. Ул гыйбадәт кылучылар намаз вакытында йөзләрен юнәлдерергә тиешле тарафны күрсәтеп тора. Җамигъ мәчете михрабының уң ягында вәгазь укучы өчен мөнбәр урнашкан була. Мәдинә шәһәрендә вәгазь вакытында Мөхәммәд пәйгамбәр утырган беренче мөнбәр биек гади урындыктан гына гыйбарәт булып, аңа ике баскыч алып менгән. Әлеге беренче һәм бердәнбер мөнбәрдән беренче өч тугры хәлифә дә файдалана. IX гасырда мөнбәр югары мәйданчык һәм баскыч өстендә урнашкан, өсте такта белән ябулы, гыйбадәт кылучыларга таба юнәлгән биек трибуна рәвешен ала. Мәчет идәннәренә, кагыйдә буларак, чыпта һәм келәм җәелә. Элегрәк шәһәрләрдәге үзәк мәчетләрдә, мөнбәр һәм михраб белән янәшә, рәшәткәдән эшләнгән павильон рәвешендәге аерым бүлеп алынган урын — мәкъсурә була. Ул хәлифә, патша яисә башка югары дәрәҗәле кешеләрне халык төркеменнән аеру өчен эшләнә. Хәзерге мәчетләрдә мәкъсурә очрамый диярлек.