РПЧ епархиясе From Wikipedia, the free encyclopedia
Нефтекама епархиясе (рус. Нефтека́мская епа́рхия, баш. Нефтекама епархияһы) — Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархлыгы) Башкортстан Республикасының Бәләбәй, Дүртөйле, Нефтекама, Октябрьский, Туймазы, Яңавыл шәһәрләре; Аскын, Бакалы, Балтач, Бәләбәй, Балакатай, Благовар, Бүздәк, Борай, Дуван, Дүртөйле, Ярмәкәй, Илеш, Калтасы, Кыйгы, Кызыл Кама, Мәчетле, Салават, Тәтешле, Туймазы, Чакмагыш, Шаран һәм Яңавыл районнары административ чикләрендәге чиркәү-административ берәмлеге (епархиясе). Башкортстан митрополиясе составына керә[2].
Нефтекама епархиясе | |
---|---|
Чиркәү | православие дине |
Чиркәү бүлгеләре | 9 |
Баш фатир | 452681, БР, Нефтекама, Тракт ур., 13 А |
Нигезләнгән | 27 декабрь 2011[1] |
Баш җәмигъ | Собор Святых апостолов Петра и Павла[d] |
nefeparhia.ru |
2019 елның маеннан епархия белән вакытлыча Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты, Башкортстан митрополиясе башлыгы Никон (Васюков) идарә итә.
Нефтекама епархиясе Рус православие чиркәве Изге Синодының 2011 елның 27 декабре карары белән Уфа епархиясеннән кайбер приходларны аерып чыгару юлы белән оештырыла[3]. Административ яктан Башкортстан митрополиясенә кертелә.
Нефтекама епархия әрхәрәе башта «Нефтекама һәм Бәләбәй әрхәрәе» титулын йөрткән.
2012 елның 4 октябрендә Рус православие чиркәвенең Изге Синоды карары буенча идарә итүче әрхәрәйнең титулы «Нефтекама һәм Бөре әрхәрә»е итеп үзгәртелә[4].
2017 елның 29 июлендә Рус православие чиркәвенең Изге Синоды карары буенча идарә итүче әрхәрәйнең титулы «Нефтекама һәм Октябрьски әрхәрәе» итеп үзгәртелә[5].
Епархия секретаре — митр. протоиерей Алексей Тихонов.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.