From Wikipedia, the free encyclopedia
Мөслим авылы - Татарстан Республикасы Мөслим районының үзәге. Казаннан 319 чакрым, Бөгелмәдән 110 чакрым, Чаллыдан 75 чакрым ераклыкта, Ык елгасы буенда урнашкан.
Мөслим | |
Нигезләнү датасы | 1748 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Мөслим районы[1] һәм Мөслим авыл җирлеге[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Мөслим авыл җирлеге[1], Мөслим районы һәм Мөслим районы |
Почта индексы | 423970 |
Мөслим Викиҗыентыкта |
һәм
Авыл урыны 1748 елдан бирле билгеле. 1920 елга кадәр Уфа губерниясе Минзәлә өязе Ирехтин волостенә керә. 1920 елдан соң ТАССРның Минзәлә кантонында була, 1930 елның 10 августында Мөслим районы төзелгәч, аның үзәгенә әйләнә. 1963 елның 1 февраленнән 1965 елның 12 гыйнварына кадәр Сарман районы составында була. Хәзер яңадан Мөслим районы үзәге.
1986-1991 елларда Мөслим шәһәр тибындагы поселок статусын йөрткән.
Авылда сөт комбинаты, ипи пешерү һәм кирпеч заводлары, ашлык кабул итү ширкәтләре эшли.
Авылда Мөслим политехника техникумы (2017―2019 елларда Сарман аграр көллиятенең филиалы), Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәп, лицей, гимназия, мәктәптән тыш эш үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли[2].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.