Мантыйк
From Wikipedia, the free encyclopedia
Мантыйк яки Логика (грек. λογική, logikē) — «дөрес фикерләү турында фән», «фикерләү сәнгате» — фәлсәфәнең бүлеге, норматив фән [1] интеллектуаль гыйлем туплау эчшәнлегенең формалар, методлар һәм кануннар турындагы фән. Адымнар формаль тел ярдәмендә тасвирлана. Бу белемгә зиһен ярдәмендә ирешелгәнлеге сәбәпле, мантыйкны шулай ук дөрес уйлау кануннары һәм формалары турында фән буларак билгеләргә мөмкинлек бирә. Уйлау телдә исбатлау һәм кире кагу кебек фикерләү ысуллары белән тасвирлануы сәбәпле, мантыйкны шулай ук кайвакыт фикерләү юллары турында фән, яки исбат итү һәм кире кагу юллары турында фән. Фән буларак, мантыйк гыйлем алу процессында хакыйкатькә турыдан-туры тәҗрибә алу юлы белән ирешү урынына, элек-электән тупланган белемнәр нигезендә килеп чыгуны өйрәнә.
Мантыйк | |
Өйрәнелгән тармак | логик система[d], шарт[d], чыгарылган нәтиҗә[d] һәм нәзакәтлелек[d] |
---|---|
Һәштәге | logic |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Математика[d] |
Мантыйк Викиҗыентыкта |
Мантыйк үз арасына Һиндстанны, Кытай, фарсылар һәм Борынгы Грецияне алучы берничә борынгы цивилизацияләрендә өйрәнелгән иде. Көнбатышта, формаль фән буларак мантыйкның үсешенә нигезне Аристотель сала, анарга фәлсәфә эчендә фундаменталь урын аера. Көнчыгышта, мантыйк буддистлар һәм җәйннәр эшчәнлегендә үсеш ала.
Һәр фән эчендә мантыйк төп коралларыннан берсенең урынын ала[2].