![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/dc/Location_Southeast_Asia.svg/langtt-640px-Location_Southeast_Asia.svg.png&w=640&q=50)
Көньяк-Көнчыгыш Азия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Көньяк-Көнчыгыш Азия (бенг. দক্ষিণ-পূর্ব এশিয়া, кыт. 東南亞, тай. เอเชียตะวันออกเฉียงใต้, кхмер. អាស៊ីអាគ្នេយ៍, вьетн. Đông Nam Á, мал. һәм индон. Asia Tenggara, тагал. Timog-silangang Asya) — Кытай, Һиндстан һәм Австралия арасындагы континенталь һәм утрау территорияләрен үз эченә алучы зур регион. Континенталь өлешендә Вьетнам, Камбоджа, Лаос, Мьянма, Таиланд, утрауларда — Бруней, Көнчыгыш Тимор, Индонезия, Сингапур, Филипин урнашкан. Малакка ярымутравының көньяк өлешен һәм Борнео утравының төньягын Малайзия биләп тора. Вьетнам, Камбоджа һәм Лаосны шулай ук һиндкытай дәүләтләре дип атыйлар.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/dc/Location_Southeast_Asia.svg/640px-Location_Southeast_Asia.svg.png)