Чаллы шәһәрендә 1997 елда ачылган татар радиосы From Wikipedia, the free encyclopedia
«Күңел радиосы» — Чаллы шәһәрендә 1997 елда ачылган татар радиосы. Радиода төрле тапшырулар тыңлап була: музыкаль тапшырулар, хәбәрләр чыгарылышы, төрле кешеләр белән әңгәмәләр, вәгазьләр, тыңлаучыларга кызыклы темаларга башка тапшырулар. Шуннан тыш «Күңел радиосы» коллективы шәһәр күләм фестивальләр, конкурслар оештыра (Уйнагыз гармуннар, Иң ягымлы тавышлы сабантуй гүзәле һ.б.)
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Күңел радиосы | |
Шәһәр |
423827 Яр Чаллы, Яшь ленинчылар бульвары, 9 |
---|---|
Ил | |
Тапшыру форматы |
FM радио |
Тапшыру зонасы |
Татарстан районнары |
Тапшыру башлау вакыты |
1997 |
Сайт | |
Онлайн-тапшыру |
бар |
Чаллыда татар телендә эшләүче радионы ачу идеясен 1997 елда элекке шәһәр хакиме Рәфкать Алтынбаев тәкъдим итә. Озак та үтми шул ук елның 1 августында эшли башлый. Яңа радиога «Күңел радиосы» исеме бирелә. Аның беренче җитәкчесе итеп Илдар Төхбәтуллин, иҗади мөхәррире итеп Әгъния Миннебаева билгеләнәләр.
Яңа җыйган яшь, талантлы коллектив эфирга чыгучы тапшыруларын кызыклы, мавыктыргыч итеп әзерли. Шуңа күрә радио тиз арада халык мәхәббәтен яулый.
Бүгенге көнгә радио һәркөнне тәүлек буена эшли.
2011 елны «Күңел радиосы» зур үзгәрешләр кичерә: яңа логотип ясала, формат һәм тапшырулар челтәре үзгәртелә, техник яктан заман таләпләренә җавап бирүче яңа студия эшли башлый.
Күңел радиосы 67,79 МГц ультракыска дулкыннарында тарала. Аны Чаллы шәһәрендә генә түгел, ә Тукай, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Мамадыш, Сарман, Әгерҗе, Менделеев, Мөслим районнарында да тыңлап була.
2011 елда «Күңел радиосы» дөньяның теләсә кайсы почмагыннан интернет аша online режимда тыңлау һәм кара мөмкинлеге булдырыла.
2015 елның ахырыннан Чаллыда 92,6 FM радио ешлыгында тотып була. Моның өчен радиога озак еллар буена рөхсәт бирү органнары белән тарткалашырга туры килә. 23 декабрьдә Мәскәүдә элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәте өлкәсендәге күзәтчелек (Роскомнадзор) хезмәтенең конкурс комиссиясе утырышы «Күңел» радиостанциясе өчен уңай карарын чыгара.[1]
423827, Татарстан, Яр Чаллы шәһәре, Яшь Ленинчылар бульвары, 9 нчы йорт (27/19), а/я 117, тел./факс: (8552) 56-34-00
«Күңел радиосы» тел.: (8552) 54-01-99
Туры эфир студиясе тел.: (8552) 54-89-21
«Яңалыклар» хезмәте тел.: (8552) 54-16-08
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.