From Wikipedia, the free encyclopedia
Корыч — тимер белән углеродның (шулай ук башка элементлар) чүкелүчән эретмәсе. Углеродның авырлык буенча өлеше корычның төренә карап 0,2%тан 2,1%ка кадәр тәшкил итә. Углерод тимер эретмәләренең ныклыгы һәм катылыгын арттыру, сыгылмалылыгын азайту максаты белән кушыла.
Корыч | |
Төс | соры |
---|---|
Ачыш датасы | 1865 |
Тыгызлык | 7850 килограмм на кубический метр[1] |
Модуль Юнга | 210 гигапаскаль |
Җитештерү ысулы | сталеплавильное производство[d] |
Код утилизации | 40 |
Корыч Викиҗыентыкта |
Корыч — машина төзүдә, транспортта, төзүчелектә һәм халык көнкүрешенең башка өлкәләрендә иң мөһим конструкцион материал булып тора.
Составына марганис, кремний, күкертле, фосфор катышмалары, шулай ук легирлау элементлары (хром, никел, молибден, вольфрам, ванадий, бакыр, кобальт һ.б.) керә. Үзенчәлекләре химик составына, микротөзелешен, иләү ысулларына бәйле.
Ил төркемнәре | 2007 елда җитештерү, мең тонн | Бөтендөнья җит-ге өлеш, % |
---|---|---|
Бөтен дөнья | 1344265 | 100 % |
Азия | 754574 | 56,1 % |
Африка | 18764 | 1,4 % |
Якын Көнчыгыш | 16452 | 1,2 % |
Аурупа Берлеге (27) | 210186 | 15,6 % |
Аурупа Берлеге (15) | 175609 | 13,1 % |
Калган Аурупа | 30452 | 2,3 % |
Океания | 8745 | 0,7 % |
Төньяк Америка | 132834 | 9,9 % |
БДБ (6) | 124006 | 9,2 % |
Көньяк Америка | 48251 | 3,6 % |
2008 елда аңа кадәрге 11 ел эчендә еллык корыч җитештерү күләме кими. 2008 елда дөньяда 1 млрд 329,7 млн т. корыч җитетерелә, бу 2007 ел белән чагыштырганда 1,2% азрак.
2009 елның беренче алты айлык нәтиҗәсе буенча бөтендөнья корыч кою тармагында туплам өлеше 98% булган 66 илнең алдагы елның шушы ук дәверенә карата корыч җитештерүе 21,3%ка кими (World Steel Association статистикасы буенча 698,2 млн тоннан 549,3 млн тоннга кадәр).
Кытай 2008 елның шушы ук дәверенә карата җитештерүне 1,2% ка (266,6 млн тоннга кадәр), Һиндстан 1,3%ка (27,6 млн тоннга кадәр) арттыра.
АКШда җитештерү 51,5%, Япониядә — 40,7%, Көньяк Кореядә — 17,3%, Германиядә — 43,5%, Италиядә — 42,8%, Франциядә — 41,5%, Бөекбританиядә — 41,8%, Бразилиядә — 39,5%, Россиядә — 30,2%, Украинада — 38,8%ка кими.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.