From Wikipedia, the free encyclopedia
Комилар (коми-зыряннар, искечә — зыряннар үзатамалары — коми коми[1], коми-морт, коми-войтыр[2]) — фин-угор халкы, Коми Республикасы җирле халкы. Дөньядагы барлык комилар диярлек: 97,6 % коми-зыряннар һәм 96,9 % якын тугандаш коми-пермяклар Россия чикләрендә яши.
Коми | |
Туган тел | коми-зырян теле[d] |
---|---|
Халык саны | 350 000 |
Чыгыш иле | Россия |
Коми Викиҗыентыкта |
Коми этнонимы килеп чыгышы турында берничә версия бар. Икесе дөреслеккә охшаган:
Россиядә коми халкы вәкилләренең күпчелеге (202,3 мең кеше (2010 ел), 256,5 мең (2002 ел)[5] традицион рәвештә Коми Республикасында яши, алар барлык халыкның 23,7 % тәшкил итәләр. Республиканың авыл җирлегендә халыкның коми проценты шәһәрләрдәгегә караганда күбрәк.
Гомумән, Россия буенча 2010 елда якынча 228 мең коми-зырян яшәгән. 2002 елда 293 мең кеше тәшкил иткәннәр[5]. Комилар кечкенә анклавлар булып, Россия Федерациясенең Архангельск, Мурманск, Киров, Төмән, Омск һәм башка өлкәләрендә дә яшиләр.
Россиядә коми телен белүчеләр аз — коми этносы вәкилләренең 169 мең кешесе генә аны туган теле дип атаган (2002 ел)[5].
Украинада 2001 ел халык санын алу мәгълүматлары буенча 1545 коми-зырян кешесе яшәгән, аларның 330 кешесе (Украинаның барлык комиларының 1/5еннән аз гына күбрәк) коми телен туган теле итеп билгеләгән, украин телен — 127 кеше (8 %тан артык), калганнары — нигездә рус телен туган телләре дип күсәткән.
Дөньяда коми халкы (коми-зыряннар, коми-пермяклар һәм коми-язьвиннар белән бергә) саны 400 меңгә якын.
Коми сүзе ике коми халкының да этнонимнарында бар, ул автоним булып тора, ә пермяклар һәм зыряннар — русча экзонимнары[6]. Ике экзоним да борынгы рус теленә балтик-фин (борынгы вепс) чыганагыннан кергән һәм впсларга карата көнчыгыштарак яшүчене аңлата:
Коми (фин-пермь этнолингвистик җәмгыяте) ата-бабалары тикшеренүчеләр тарафыннан беренче тапкыр б. э. к. II мең еллыкларда Иделгә Ока һәм Кама елгалары кушылган урында ачыла. Соңрак борынгы пермьнәр бабалары төньякка, Кама буе якларына тарала.
Археологлар һәм этнологлар бер-берсен алмаштырып торган һәм хәзерге коми-зыраннар мәдәниятенә алып барган берничә төп археологик культуралар сызыгын билгелиләр:
Якын этнослар белән үзара бәйләнеш процессында комилар составына вепслар, руслар, ненцлар һәм манси ассимиляцияләнгән төркемнәре кергән. Бу антропологик кыяфәтенә һәм коми культурасының аерым компонентларына тәэсир иткән, коми составында аерым этнолокаль төркемнәр барлыкка килгән. Коми краеннан чыгучылар Себердә яңа шәһәрләр төзүчеләр һәм шунда яшәүчеләр арасында була.
Россиядә XVIII гасыр ревизияләре буенча комилар саны:
Ел (ревизия) | Мең кеше . |
---|---|
1719 (беренче ревизия) | 41,6 |
1745 (II ревизия) | 43,7 |
1763 (өченче ревизия) | 44,0 |
1782 (өченче ревизия) | 47,2 |
1795 (бишенче ревизия) | 52,4 |
1897 елгы Бөтенроссия җанисәбе нәтиҗәләре буенча комилар (туган теле — зырян теле) түбәндәге губерналарда яшәгән:[7]
Губерна | Ирләр | Хатын-кызлар | Барысы да |
---|---|---|---|
Вологда | 52762 | 62204 | 114966 |
Архангельск | 11058 | 12201 | 23259 |
Тубыл | 3609 | 3474 | 7083 |
Пермь | 3290 | 1184 | 4474 |
Башка губерналар | 2316 | 1520 | 3836 |
Империядә | 73035 | 80583 | 153618 |
Шуларның шәһәрләрдә бар халык санының 4%-тан артыгы (6340 кеше) яшәгән[8].
Коми-зыряннар коми-зырян телендә сөйләшәләр, ул урал телләре гаиләсенең фин-угыр төркеме пермь тармагына карый. Аңа иң якын телләр булып коми-пермяк һәм коми-язьвин телләре, шулай ук удмурт теле тора.[9]
1918 елда әдәби телнең нигезендә сыктывкар диалекты кабул ителә, ул түбән вычегда, югары вычегда һәм сысол диалектлары арасындагы күчеш диалекты булып тора[10].
Коми телен Коми Республикасының дәүләт телләренең берсе буларак тану аны өйрәнүдә үсешкә китерә. 1990 елдан алып 1999 елга кадәр республикада коми телен өйрәнүче гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары саны 13 %ка арткан. 1999/2000 уку елында 161 мәктәптә 16 меңнән артык укучы коми телен туган тел буларак өйрәнгән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.