Рус православие чиркәве югары рухание, XVI Мәскәү һәм бөтен Русия патриархы (2009 елдан) From Wikipedia, the free encyclopedia
Патриарх Кирилл (тугач бирелгән исеме Владимир Михаил улы Гундяев, рус. Кирилл, патриарх Московский; Владимир Михайлович Гундяев, 1946 елның 20 ноябре, СССР, Ленинград) — Рус православ чиркәве югары рухание, XVI Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы (2009 елдан).
Галиҗәнап Кирилл Кирилл, патриарх Московский | ||
[[Файл:|280px|Кирилл]] | ||
Кирилл, XVI Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы | ||
| ||
---|---|---|
2009 ел — 20?? ел | ||
Чиркәү: | Рус православ чиркәве | |
Элгәре: | Алексий II | |
Белем алу: | Ленинград руханилар академиясе | |
Гыйльми дәрәҗә: | богословие кандидаты | |
Туганда исем: | Владимир Михаил улы Гундяев | |
Туганда исем оригиналда: |
Владимир Михайлович Гундяев | |
Туу: | 20 ноябрь 1946 (77 яшь) РСФСР, Ленинград | |
Әти: | Михаил Василий улы (1907-1974) | |
Әни: | Раиса Владимир кызы (1909-1984) | |
Монах булу: | 1969 | |
Бүләкләр: |
1946 елның 20 ноябрендә Ленинград шәһәрендә туган. Әтисе Михаил Василий улы Гундяев (чыгышы белән хәзерге Мордовиянең Ичалки районыннан) Калинин исемендәге заводның баш механигы[1] (соңрак протоиерей), әнисе Раиса Владимир кызы Гундяева (Кучина) мәктәптә алман теле укытучысы булган. Абыйсы Николай Михаил улы Гундяев Санкт-Петербург шәһәренең Преображение соборының шәрәфле настоятеле, сеңлесе Елена Михаил кызы Гундяева православ гимназиясе директоры.
Урта мәктәпне тәмамлагач (1965), Ленинградта югары руханилар семинариясен, соңыннан Ленинград руханилар академиясен илаһиятчылык кандидаты дәрәҗәсендә тәмамлый.
1969 елда Кирилл исеме алып, монахлыкка күчә. Ленинградта руханилар әзерләүче уку йортлары инспекторының ярдәмчесе, Ленинград һәм Новгород митрополиты Никодимның сәркатибе вазифаларын башкара.
1971 елда архимандрит саны бирелә, Чиркәүләрнең бөтендөнья шурасында (en) (Женева) Мәскәү патриархының вәкиле итеп билгеләнә.
1974 елда (28 яшендә) Ленинград руханилар семинариясе һәм академиясе ректоры итеп билгеләнә. Әлеге уку йортларында чиркәү хоры җитәкчеләрен (хатын-кызлар) әзерләүче регент сыйныфы ача, шулай ук бәдән тәрбиясе дәресләре кертә.
1976 елда Выборг епискобы итеп билгеләнә.
1984 елның 26 декабреннән Смоленск һәм Вязьма (1989 елның 10 апреленнән Смоленск һәм Калининград) архиепискобы.
1989 елның 14 ноябреннән Мәскәү патриархиясенең чит илләр белән бәйләнеш бүлеге рәисе.
1991 елның 25 февралендә Мәскәү патриархы Алексий II фәрманы белән митрополит дәрәҗәсе бирелә.
1994 елда Беренче каналда митрополит Кирилл катнашында «Слово пастыря» дини-агарту программасы ачыла.
2000 елда Рус православие чиркәвенең дәүләт белән элемтәләре турында митрополит Кирилл язган «РПЦның социаль концепциясе нигезләре» кабул ителә.
Чечнядагы сугышлар вакытында туган мәсьәләләрне чишү өчен төзелгән төрле консультация төркемнәре эшчәнлегендә катнаша.
Христианлыкның 2000 еллыгын бәйрәм итү чараларында Рус православие чиркәве вәкиле буларак һәм чит илләрдә «РФ елы» чараларында катнаша.
Митрополит Кирилл катнашында Рус православие чиркәвенә чит илләрдәге приходлар кушыла, Мәскәү патриархиясе белән Ватикан арасында элемтәләр барлыкка килә.
2008 елның 5 гыйнварында Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы Алексий II вафат була. Бер елдан, 2009 елның 27 гыйнварында патриарх сайлауларында 75 % тавыш алып, митрополит Кирилл 16нчы Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы итеп сайлана [2] Аны ул вакыттагы РФ президенты Дмитрий Медведев котлый.
2020 елның 14 июненнән — РФ Кораллы көчләренең төп православие гыйбадәтханәсе — Гайсәнең яңадан терелүе җәмигы рухание (рус. настоятель) вазифасын да ала. Әлеге гыйбадәтханә Мәскәү өлкәсенең Одинцово районы Кубинка шәһәреннән ерак түгел «Патриот» паркында төзелгән. Гыйбадәтханә төзелеше 2018 елның сентябрендә башланган һәм, РФ Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, 598 көн дәвам иткән, 2020 елның 9 маенда тәмамланган[3][4]. Гыйбадәтханә ирекле иганәләр акчасына төзелгән. РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә караганда, гыйбадәтханәнең төп иконасы (рус. Икона Спас Нерукотворный) өчен акчаны Владимир Путин биргән[5].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.