![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/7/7b/Plum_on_tree02.jpg/640px-Plum_on_tree02.jpg&w=640&q=50)
Караҗимеш
From Wikipedia, the free encyclopedia
Караҗимеш – гөлчәчәклеләр (Rosaceae) гаиләлегенә, Prunus ыругына кергән кайбер җимеш агачларының уртак исеме.
Караҗимеш | |
![]() | |
Төс | куе кызыл[d] һәм сары |
---|---|
Водный след | 2180 cubic metre per ton[1] |
Чыганагы | караҗимеш[d] |
![]() | |
![]() |
Чәчәкләре ялгыз яисә аз чәчәкле бәйләмнәрдә. Җимеше — каты төшле җимеш, төшләре озынча. 30 лап тәре билгеле, алар күбесенчә Ауразиянең һәм Төньяк Американың уртача зонасында таралган. Prunus ыругына керәләр:
Йорт караҗимеше (P.domestica) - 3-6 м биеклегендәге, бәбәге чәнечкесез яки аз чәнечкеле агач. Кыргый рәвештә очрамый, культурада безнең эрага кадәр IV гасырдан ук билгеле. Сортлар саны 2000 гә якын.
Дала караҗимеше, яки күгән (P.spinosa, рус. терн) — бәбәге гаять чәнечкеле тәбәнәк (1—2 м) куак. Яфраклары озынча эллипссыман.
Караҗимеш ыругына шулай ук әлүчә, яки тырпайган караҗимеш (P.divaricata) керә. Ул — 4—10 м биеклегендәге агач яки куак. Урта Азиядә һәм Кавказ тау битләрендә һәм тарлавыкларында кыргый төре үсә. Җимешләре йомры яки озынча, гадәттә сары, алсу төстә, ялангач. Җимеше өчен, шулай ук караҗимеш, шәфталы (Persica), өрек (Armeniaca) өчен ялганма буларак үстерелә.
Бакчаларыбызда үстерелә торган караҗимеш йорт караҗимешенең җыелма төренә керә. Ул терн һәм алча кебек кыргый төрләрнең табигый кушылуы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Йорт караҗимеше төренә ике төрчә-тернослив (тернослива) һәм венгерка керә. Тернослива төрчәсе сливаларының әйбәт сыйфатлары — аның иртә җимеш бирә башлавы, югары уңыш бирүе һәм авыруларга каршы торучанлыгы. Тискәре яклары исә шунда ки, тернослива төрчәсенең ренклодлар төркеме сливалары шул ук сорт серкәсе белән серкәләнгәндә үзлекләреннән җимеш бирмиләр. Ренклодлар төркеме слива агачларының җимешләре башлыча яшел, сусыл, десерт тәмле. Венгерка төрчәсе сливалары күпчелек зәңгәр-шәмәхә төсендә булалар. Сливаның башка төрләренә караганда венгерка югарырак уңышлы. Аның сливалары караҗимешкә киптерү һәм компотлар кайнату өчен аеруча яраклы була. Шуңа күрә венгерка слива бакчаларында төп урынны алып тора.
Караҗимеш агачлары 15—20 ел яши. Караҗимешнең тамырлары җиргә яхшы үтеп керә, шуңа күрә аның өчен балчыксыл көпшәк туфраклар яраклырак була.