![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/5/57/Fr%25C3%25BChling_bl%25C3%25BChender_Kirschenbaum.jpg/640px-Fr%25C3%25BChling_bl%25C3%25BChender_Kirschenbaum.jpg&w=640&q=50)
Слива
From Wikipedia, the free encyclopedia
Слива ыругы, Prunus — агач яки куаклар ыругы, сливалар ассемьялыгына (Prunoidea) керәләр.
Слива | |
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Prunus L., 1753[1][2] |
---|---|
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | Amygdaleae[d] |
Таксонның халык атамасы | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Таксономик төр | P. domestica |
Җимеш төре | каты төшле җимеш[d] |
Нәрсәнең чыганагы | чия[d], горькое миндальное масло[d] һәм Prunus wood[d] |
Җитештерә | арабская кислота[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=9887[3] |
![]() |
Чәчәкләре ялгыз яисә аз чәчәкле бәйләмнәрдә. Җимеше — каты төшле җимеш, төшләре озынча. 30 лап тәре билгеле, алар күбесенчә Евразиянең һәм Төньяк Американың уртача зонасында таралган. Prunus ыругына керәләр:
Йорт сливасы (P.domestica) - 3-6 м биеклегендәге, бәбәге чәнечкесез яки аз чәнечкеле агач. Кыргый рәвештә очрамый, культурада безнең эрага кадәр IV гасырдан ук билгеле. Сортлар саны 2000 гә якын.
Дала сливасы, яки күгән (P.spinosa, рус. терн) — бәбәге гаять чәнечкеле тәбәнәк (1—2 м) куак. Яфраклары озынча эллипссыман.
Слива ыругына шулай ук әлүчә, яки тырпайган слива (P.divaricata) керә. Ул — 4—10 м биеклегендәге агач яки куак. Урта Азиядә һәм Кавказ тау битләрендә һәм тарлавыкларында кыргый төре үсә. Җимешләре йомры яки озынча, гадәттә сары, алсу төстә, ялангач. Җимеше өчен, шулай ук слива, шәфталы (Persica), абрикос (Armeniaca) өчен ялганма буларак үстерелә.
Бакчаларыбызда үстерелә торган слива йорт сливасының җыелма төренә керә. Ул терн һәм алча кебек кыргый төрләрнең табигый кушылуы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Йорт сливасы төренә ике төрчә-тернослив (тернослива) һәм венгерка керә. Тернослива төрчәсе сливаларының әйбәт сыйфатлары — аның иртә җимеш бирә башлавы, югары уңыш бирүе һәм авыруларга каршы торучанлыгы. Тискәре яклары исә шунда ки, тернослива төрчәсенең ренклодлар төркеме сливалары шул ук сорт серкәсе белән серкәләнгәндә үзлекләреннән җимеш бирмиләр. Ренклодлар төркеме слива агачларының җимешләре башлыча яшел, сусыл, десерт тәмле. Венгерка төрчәсе сливалары күпчелек зәңгәр-шәмәхә төсендә булалар. Сливаның башка төрләренә караганда венгерка югарырак уңышлы. Аның сливалары караҗимешкә киптерү һәм компотлар кайнату өчен аеруча яраклы була. Шуңа күрә венгерка слива бакчаларында төп урынны алып тора.
Слива агачлары 15—20 ел яши. Сливаның тамырлары җиргә яхшы үтеп керә, шуңа күрә аның өчен балчыксыл көпшәк туфраклар яраклырак була.