![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/d4/Russian_Air_Force_Kamov_Ka-52_Beltyukov-2.jpg/640px-Russian_Air_Force_Kamov_Ka-52_Beltyukov-2.jpg&w=640&q=50)
Ка-52
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ка-52 «Аллигатор», татарча Ка-52 "Тимсах" (эшләнмә «800.06», НАТО буенча Hokum B) — Россиянең яңа буын күзләү-һөҗүм итүче боралагы.
Ка-52 | |
---|---|
Тип | хәрби күзләү-һөҗүм итүче боралак |
Эшкәртүче | Камов ОКБ |
Эшләп чыгаручы | Арсеньев һава җитештерү ширкәте |
Баш конструктор | С. В. Михеев |
Беренче очыш | 25.06.1997 |
Файдалану башы | 11.2011 |
Статус | файдалануда |
Төп файдаланучылар | Россия Хәрби Һава Көчләре |
Җитештерү еллары | 2008 елдан |
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/e8/Russian_Kamov_Ka-52_helicopter_-_Bronnitsy.jpg/640px-Russian_Kamov_Ka-52_helicopter_-_Bronnitsy.jpg)
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/a/a7/Kamov_Ka-52K_-_MAKS-2015first05.jpg/640px-Kamov_Ka-52K_-_MAKS-2015first05.jpg)
Боралак броньланган һәм броньланмаган техника, гаскәриләр һәм һава тәмекләрен сугыш кырында тидерә ала. Ка-50 "Кара акула" моделен үстерелгән боралак булып тора.
Ка-50 боралагын җитештерү вакытында, Ка-52 - харби һава көчләренең командир боралагы булган, ул хәрби боралаклар төркеме белән идарә иткән.
Ка-52К - кораблар өчен боралак, анда көчлерәк ракеталар һәм радиолокацион җайланма урнаштырылган.
«Жук-АЭ» радиолокацион системасы 200-300 км өлкәсендә тәмекләрне таба.
Боралакта урнаштырылган Гермес-А ракеталар комплексы 30-100 км ераклыгында бронетехника тидерә ала.
Ка-52 боралаклары Франциядә җитештерелгән "Мистраль" боралак ташучысында урнаштырылырга тиеш иде, ләкин әлеге боралак ташучы санкцияләр сәбәпле Россиягә сатылмаган.
2016 елда "Адмирал Кузнецов" авиаташучысында Ка-52 урнаштыруы турында карар ителә.
Камов боракларының төп үзлеге - күчәрдәш ротор системасы (руль винты юк, ике ротор бер үк күчәрдә урнаштырыла һәм төрле юнәлешләрдә әйләнә, шуннан импульс саклану кануны буенча стабиль очыш тәэмин ителә).