![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/e8/Newtons_cradle_animation_book.gif/640px-Newtons_cradle_animation_book.gif&w=640&q=50)
Импульс саклану кануны
From Wikipedia, the free encyclopedia
Импульс саклану кануны яки хәрәкәт микъдарының саклану кануны - тышкы көчләр суммасы нульгә тигез булган очракта, системаның барлык җисемнәре импульсларының вектор суммасы даими зурлык булып саклана.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/e8/Newtons_cradle_animation_book.gif/320px-Newtons_cradle_animation_book.gif)
Классик механикада импульс саклану кануны Ньютон кануннарыннан чыгарыла.
Барлык фундаменталь саклану кануннары кебек үк, импульс саклану кануны, Нөтер теоремасы буенча, фундаменталь симметрия — фәзаның беришлеге белән бәйләнгән.
Беренче тапкыр Рене Декарт тарафыннан тасвирланган.