From Wikipedia, the free encyclopedia
Ка-50 (НАТО буенча - Hokum A) яки Кара акула (көнбатышта «Werewolf») — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе/Россия бер урынлы һөҗүм итүче боралагы, бронетанк һәм механик техника, һава тәмекләрен һәм гаскәриләрне бетерү максатыннан сугыш кырында кулланыла.
Ка-50 | |
---|---|
Ка-50 боралаклары Мәскәү өстендә | |
Тип | хәрби һөҗүм итүче боралак |
Эшкәртүче | Камов ОКБ |
Эшләп чыгаручы | Арсеньев һава җитештерү ширкәте |
Баш конструктор | С. Михеев |
Беренче очыш | 17.06.1982 |
Файдалану башы | 28,08,1995 |
Статус | файдалануда |
Төп файдаланучылар | Россия Хәрби Һава Көчләре |
Җитештерү еллары | 2009 елга кадәр |
Телекод элемтәсе ябык каналы буенча махсус мәгълүмат килгәнче Ка-50 бараж итеп хәрәкәт итә. Бараж итү (фр. barrage) - иң озак очышка туры килүче тизлекне тәэмин итүче махсус очу режимы.
Ка-50 боралагында махсус мәгълүмати такта бар, анда боралакның урнашу урыны, җир рельефы, тәмек координаталары турында мәгълүмат күрсәтелә.
Боралак тәмекне тидерә һәм шул ук вакытта һава һөҗүменә каршы саклану чараларының тигезү зонасыннан китә.
Боралак Камов ОКБда, баш конструктор Сергей Михеев җитәкчелегендә эшкәртелгән, 1995 гаскәрдә кабул ителгән.
2009 елда серияләп җитештерелү туктатыла, киләчәктә яңартылган ике урынлы Ка-52 җитештереләчәк.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.