Көнчыгыш Азиядә урнашкан дәүләт From Wikipedia, the free encyclopedia
Кытай Халык Җөмһүрияте яки Чин Халык Җөмһүрияте (кыт. 中華人民共和國, гади. кыт. 中华人民共和国, пиньинь Zhōnghuá Rénmín Gònghéguó), кыскача КХҖ яки Кытай – халык саны буенча дөньяда беренче урында торучы Көнчыгыш Азиядә урнашкан дәүләт. Россия һәм Канададан соң территория буенча өченче урында.
1949нчы елда Чин Халык Җөмһүриятен игълан иткәннән соң дәүләт белән Чин Коммунистик Фиркасе идарә итә.
Байрак
| |
Башкала | Пекин |
---|---|
Халык саны | 1 442 965 000 (2021, халык санын бәяләү) |
Нигезләнгән | 1 октябрь 1949 |
Сәгать кушагы | UTC+08:00 |
Рәсми тел | стандарт кытай теле (путуңхуа), кытай теле, Кытай телләре |
География | |
Мәйдан | 9,596,961 км² |
Координатлар | 35.8447°N 103.4519°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы исеме | Кытай Халык Җөмһүрияте рәисе |
Дәүләт башлыгы | Си Җинпиң |
Башлык исеме | КХҖ беренче министры |
Хөкүмәт башлыгы | Ли Цян |
Нигезләүче | Кытай камунислар фиркасе |
Икътисад | |
ТЭП | 17 820 459 миллион US$ (2021), 17 963 171 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | юән |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 5% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 1.60 (2021)[2] |
КПҮИ | 0.768 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 76.252 ел (2016)[4] |
Джини коэффициенты | 38.2 (2019)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[6] |
Телефон коды | +86 |
ISO 3166-1 коды | CN |
ХОК коды | CHN |
Интернет домены | .cn |
Кытай 14 ил белән чиктәш: Әфганстан, Бутан, Мьянма (Бирма), Һиндстан, Казакстан, Кыргызстан, Лаос, Монголия, Непал, Пакистан (бәхәсле Кәшмир регионында), КХДҖ, Россия, Таҗикстан һәм Вьетнам.
Чин Конституциясе буенча Тайвань һәм аңа орынып торучы утраулар КХҖ составына керә. Чынлыкта бу территорияләр белән өлешчә танылган Чин Җөмһүрияте идарә итә.
Кытайның табигате гаҗәпләнерлек төрле. Аның төньяк-көнчыгышы — дала һәм калкулыклар, монда салкын кыш һәм корылыклы эссе җәй. Көнбатышка таба Бөек Кытай тигезлеге сузыла. Ул — халык иң күп яшәгән төбәк. Анда игенчелек нык үсешкән. Күп гасырлар элек булганча, иксез-чиксез далаларны иңләп көтү-көтү сарыклар, елкы өерләре, дөяләр йөри. Кытайның урта өлешендә бөек Янцзы елгасы хакимлек итә. Аннан көньякка табан йөзләрчә чакрым җирләрне дөге басулары били. Субтропик көньяк-көнчыгышта тау битләүләре ясалма сикәлтәләргә бүлгәләнгән һәм аларда чәй плантацияләре урнашкан. “Кытай камелиясе” дип аталган чәй хәзер бөтен дөньяда билгеле, ә илнең көньягында чәйне ике мең елдан күбрәк вакыт эчәләр. һәм, ниһаять, Кытайның көньяк-көнбатышы — ул мәһабәт Тибет таулары. Аларның биеклеге 5 мең метрга җитә. Борынгы заманнарда Такла-Макан чүле аша һәм Тарим елгасы буйлап Бөек ефәк юлы үткән.
Илнең 88 процент мәйданын таулар һәм калкулыклар били. Тибетны төньяктан Кунь-лунь, көнбатыштан — Каракорым, көньяктан — Һималай, көнчыгыштан Хэндуаньшань таулары каплап тора. Һинд, Брахмапутра һәм Меконг кебек бөек елгалар да башлангычын Тибеттан ала. Гомумән, илдә 1,6 мең елга бар. 370 күлнең, урта гасырларда ук үткәрелгән 1,8 мең чакрым озынлыктагы Бөек Кытай каналының хуҗалык өчен әһәмияте бик зур.[7]
Чин тарихнасәсе буенча, якынча б.э.к. 2070 елда барлыкка килгән Ся династиясе булды, ләкин аның барлыгы күп кенә белгечләр тарафыннан шик астына куела.
Шаң династиясе — Чин территориясендә беренче барлыгы археологик, нарратив һәм эпиграфик чыганаклары белән дәлилләнгән дәүләт берәмлеге. Озак еллар дәвамында күрше кабиләләр белән сугыш алып барганлыгы сәбәпле б.э.к. 11 гасырга таба аның территориясе шактый киңәйгән. Шаң династиясе дәверендә оракул сөяге язуы — хәзерге чин язуының элгәре барлыкка килгән. Шаң династиясе б.э.к.1046 – б.э.к. 256 елларда хакимлек иткән Дҗоу (Чжоу) династиясе тарафыннан басып алынган. Бу дәвердә колбиләүчелек янәдән үсеш алган. Дҗоу династиясе басып алган зур терртиориясе беренче Дҗоу ваннары тарафыннан үз туганнарына, якыннарына вә гаскәрбашларына бүлеп бирелгән булган. Шул сәбәпле соңрак бу җирләрдә бер-берсе белән көрәш алып барган берничә патшалык пәйда булган. Көрәш дәвамында аерым эре патшалыклар барлыкка килделәр. Бу патшалыклар Джоу ванннарының хакимиятен танымаганнар. Шуннан соң алар арасында ике ярым гасыр дәвамында сугышлар булганнар («Яз һәм Көз дәвере», б.э.к. 722—481 еллар). «Сугышкан патшалыклар» (б.э.к. V гасыр — б.э.к. 223 ел) дәверендә үз король, министрлыклар һәм гаскәре булган җиде куәтле патшалык оешып беткән. Шуларның иң көчлесе — Чин (Цин) дәүләте б.э.к. 221 елда башкаларны буйсындыра һәм бердәм кытай дәүләтен төзи.
Чин императоры Чин Шихуаң (Цинь Шихуан) үзен Кыйтайның беренче императоры дип игълан иткән. Ул күп ислахлар үткәргән: бердәм юл челтәре, акча берәмлеге, үлчәү бермлекләре кертелгән, кытай язуының стандартлаштыру үткәрелгән, һуннардан саклану өчен төньяк чигендә Бөек Кытай дивары корылган. Шул ук вакытта Чин Шихуаңның үтә авторитар сәясәте төрле гыйсъяннарга китергән, һәм аның үлеменнән соң тиз арада Чин империясе юкка чыккан.
Урта түрәләр катлмыннан чыккан Лю Баң б.э.к 206 елда Һән (Хань) исемле династиясенә һәм Һән империясенә нигез сала. Һән империясе дәверендә эре сәүдә мәркәзләре (Лояң, Чеңду, Һәндән, Линҗи) пәйда була, товар-акча мөнәсәбәтләре, эчке вә тышкы сәүдә үсеш алды. Көнчыгыш Төркистан арыклы көнбатыш — Урта Азиягә һәм Якын Көнчыгыш мәмләкәтләренә барган сәүдә юлы — Бөек ефәк юлы салынды. Басып алу яулары нәтиҗәсендә империягә Корея, Вьетнам, Монголия һәм Урта Азия кушылганнар. Гомумән, Һән династиясе дәвере Кытайның алтын гасыры булып санала, бу хәтта кытай халкының үзаталышында (кыт. трад. 漢族, гад. 汉族, пиньинь: hànzú, палл.: һәнзу) да чагылыш тапты.
Һән империясе таркалуыннан соң Өч патшалылык дәвере булды. Хәрби башлыклар арасында хакимият өчен көрәш нәтиҗәсендә 265 елда яңа Җин (Цзинь) империясе барлыкка килә. Ләкин 316 елда күчмә халыклар Җин империясен тар-мар итеп бөтен Төньяк Кытайны басып алганнар. Нәтиҗәдә Төньяк Кытайда төрле дәверләрдә 16 кытай булмаган патшалык хөкем сөрде. Кытай аксөякләрнең күп өлеше көньякка качып китеп, Көнбатыш Җин династиясенә (317—420) нигез салдылар. Кытай булмаган патшалыклар арасында 100 елдан артык дәвам иткән үзара сугышлар нәтиҗәсендә Тоба Вей (Төньяк Вей) дәүләте (386—534) җиңүче булып чыгып, бөтен Төньяк Кытайны үз кулы астында берләштерде.
420—581 елларда Көньяк һәм Төньяк династияләр хакимлек иткәннәр. Бу дәвердә Чинның көньякта Сун (420—479), Чи (479-502), Ляң (502-557), Чен (557—589), төньякта Төньяк Вей (386-534), Көнчыгыш Вей (534-550). Төньяк Чи (550-577), Көнбатыш Вей (535-557), Төньяк Дҗоу (550-581) кебек дәүләтләр пәйда булганнар. 581 елд суй династиясе Кыйтаны яңадан берләштерә. 618 елда хакимияткә Таң династиясе килә. Соң (Сун) династиясе (960—1279) дөньяда иң беренче булып, кәгазь акчаларны чыгара башлый.
Төньяк һәм төньяк-көнбатышта Кытай территориясенең шактый өлешен Ляо киданьнар дәүләте, Ся тангытлар дәүләте басып алды. Соң империясе бу дәүләтләргә көмеш вә ефәк белән түләп торган.
13 гасырда Кытай әкренләп монголлар тарафыннан басып алынган. 1271 елда монголларның җитәкчесе Хубилай Юань династиясенә нигез салган. 1386 елда озак дәвам иткән көрәш нәтиҗәсендә Юань династиясе бәреп төшерелә һәм хакимияткә Миң династиясе килә.
16 гасырда Кытайда аурупалылар пәйда булганнар. 1557 елда Португалия Чинның Аомынь территориясен иҗарәгә алынган.
17 гасыр башында манҗур һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Кытай кризиска юлыкты. 1628—1645 еллардагы крестьяннәр сугышы нәтиҗәсендә Миң династиясе урыныннан төшерелгән. Кытайны манҗур баскынчылары басып алдылар. Хакимият манҗурларның Чиң (Цин, 1644—1911) династиясе кулына үтте.
1937 елда Япония Чинның күпчелек территорияләренә керә һәм япон-чин сугышын башлый.
1937 елның 8 августны — Японнар Ханбалыкны басып ала.
Моннан соң АКШ Япониягә икътисадый эмбаргоны белдерә[8].
1949 елның 1 октябрендә Кытай Халык Республикасы игълан ителә, Кытай тарихи үсешнең яңа стадиясенә аяк баса.
1982 елның 29 апрелендә Кытай халык саны бер миллиардны узды.
Кытай 22 провинцияга бүленгән, Тайвань 23нче буларак санала. Шулай ук милли азчылыклар яшәүче 5 автоном район һәм үзәккә буйсынучы 4 шәһәр бар.
№ | Төбәк | Пиньинь | (кит.) | Адм. үзәк | Пиньинь | Халык,[9] (2010) кеше | Мәйдан,[10] км² | Халык тыг., кеше/км² |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Провинцияләр | ||||||||
1 | Әнхой | Anhui | 安徽 | Хефей | Hefei | 59 500 510 | 140 455 | 423,63 |
2 | Фуҗән | Fujian | 福建 | Фуҗу | Fuzhou | 36 894 216 | 122 919 | 300,15 |
3 | Гәнсу | Gansu | 甘肃 | Ләнҗоу | Lanzhou | 25 575 254 | 459 233 | 55,69 |
4 | Гуаңдоң | Guangdong | 广东 | Гуаңҗу | Guangzhou | 104 303 132 | 178 341 | 584,86 |
5 | Гуйҗоу | Guizhou | 贵州 | Гуйяң | Guiyang | 34 746 468 | 174 976 | 198,58 |
6 | Хәйнән | Hainan | 海南 | Хайкоу | Haikou | 8 671 518 | 34 438 | 251,80 |
7 | Хебей | Hebei | 河北 | Шиҗаҗуаң | Shijiazhuang | 71 854 202 | 187 240 | 383,75 |
8 | Һейлоңҗаң | Heilongjiang | 黑龙江 | Харбин | Harbin | 38 312 224 | 431 767 | 88,73 |
9 | Хенән | Henan | 河南 | Җеңҗу | Zhengzhou | 94 023 567 | 166 310 | 565,35 |
10 | Хубей | Hubei | 湖北 | Үһән | Wuhan | 57 237 740 | 185 673 | 308,27 |
11 | Хунән | Hunan | 湖南 | Чаңша | Changsha | 65 683 722 | 211 231 | 310,96 |
12 | Җаңсу | Jiangsu | 江苏 | Нанҗиң | Nanjing | 78 659 903 | 98 285 | 800,32 |
13 | Җаңши | Jiangxi | 江西 | нәнчаң | Nanchang | 44 567 475 | 171 041 | 260,57 |
14 | Гирин | Jilin | 吉林 | Чаңчүн | Changchun | 27 462 297 | 191 038 | 143,75 |
15 | Ләониң | Liaoning | 辽宁 | Шеньяң | Shenyang | 43 746 323 | 147 451 | 296,68 |
16 | Чиңхәй | Qinghai | 青海 | Синин | Xining | 5 626 722 | 720 459 | 7,81 |
17 | Шенши | Shanxi | 山西; | Тәйюән | Taiyuan | 37 327 378 | 204 846 | 182,22 |
18 | Шәндуң | Shandong | 山东 | Җинән | Jinan | 95 793 065 | 156 219 | 613,20 |
19 | Шәнши | Shaanxi | 陕西; | Шиән | Xi’an | 35 712 111 | 149 708 | 238,55 |
20 | Сычуань | Sichuan | 四川 | Чыңду | Chengdu | 80 418 200 | 491 146 | 163,74 |
21 | Юннән | Yunnan | 云南 | Кунмиң | Kunming | 45 966 239 | 388 610 | 118,28 |
22 | Җеҗаң | Zhejiang | 浙江 | Хаңжү | Hangzhou | 54 426 891 | 106 078 | 513,08 |
Кытай Җөмһүрияте конторле астында булган провинция (сәяси халәте билгеләнмәгән) | ||||||||
23 | Тәйвән | Taiwan | 台湾 | Тайбей | Taipei | 23 069 345[11] | 36 178 | 637,66 |
Автономияле районнар | ||||||||
24 | Гуаңши-Җуаң автономияле районы | Guangxi | 广西 | Наньнин | Nanning | 46 026 629 | 235 001 | 195,86 |
25 | Эчке Монголия | Inner Mongolia | 内蒙古 | Хух-Хото | Hohhot | 24 706 321 | 1 181 104 | 20,92 |
26 | Ниңша-Хуэй | Ningxia | 宁夏 | Иньчуань | Yinchuan | 6 301 350 | 52 188 | 120,74 |
27 | Шеңҗаң-Уйгур | Xinjiang | 新疆 | Өремче | Urumqi | 21 813 334 | 1 743 441 | 12,51 |
28 | Тибет | Tibet | 西藏 | Лхаса | Lhasa | 3 002 166 | 1 178 441 | 2,55 |
Үзәккә буйсынучы шәһәрләр | ||||||||
29 | Ханбалык | Beijing | 北京 | 19 612 368 | 16 808 | 1166,85 | ||
30 | Чуңчиң | Chongqing | 重庆 | 28 846 170 | 82 403 | 350,06 | ||
31 | Шаңхай | Shanghai | 上海 | 23 019 148 | 6 500 | 3541,41 | ||
32 | Тяньцзинь | Tianjin | 天津 | 12 938 224 | 11 943 | 1083,33 | ||
Махсус административ районнар | ||||||||
33 | Һоңкоң | Hong Kong (Xianggang) | 香港 | 6 864 346[12] | 1 095 | 6268,81 | ||
34 | Макао (Аомен) | Macau (Àomén) | 澳门 | 541 200[13] | 27 | 20 044,44 | ||
Барлыгы | 1 363 249 758 | 9 662 593 | 141,09 |
Кытай Халык Республикасының үзенчәлеге шунда: алар сәнәгать җитештерүе, фермер һәм шәхси хуҗалыкларны техник яктан тәэмин итүдә авыл хуҗалыгы техникасы һәм инвентарьларны поставкалауда алга киткән. Узган гасырның 70нче елларында Кытай, җиргә дәүләт хуҗа булган шартларда һәм хөкүмәт ярдәме күрсәтелгәндә, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү юнәлешендә зур казанышка иреште.
Янцзы елгасыннан төньяктарак бодай игәләр. Төньяк-көнчыгышта — кытай борчагы, шулай ук тарының бер төре — гаолян үстерәләр. Аның орлыгын азык буларак кулланалар. Әлеге вакытта Кытайда 500 миллион тонна ашлык җитештерелә. Ашлык культураларының уңышын күтәрүдә яңа технологияләр яхшы нәтиҗә бирә. Дәүләт ярдәмен тоеп, җирдә хезмәт итүче Кытай крестьяннары илнең азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итә алды.
Кытайның куәтле сәнәгать потенциалы товарларны күпләп чит илләргә сату мөмкинлеге бирә. Кытай товарларын АКШка экспортлау күләме — 398 миллиард, ә БРИКС илләренә нибары 141 миллиард доллар тәшкил итә. Һәм, әлбәттә, БРИКСтагы илләрнең “Зур җиде”гә берләшкән илләргә экспорт күләме елдан-ел артуы да игътибарга лаек. Бу сумма 1,1 триллион доллар тәшкил итсә, эчке әйләнештәгесе 596 миллиард доллардан артмый.[14]
Иң зур шәһәрләре – Чунцин, Шаңхай, Чыңду, Харбин, Тяньцзинь, Шиндзяджуан, Ухань, Чиңдау, Гуанджоу.
Кытай – күпмилләтле ил. Анда 56 милләт яши: хань, монгол, татар, хуэй, тибет, уйгыр, мяо, ийц, джуан, буитя, корея, маньджур, дунц, яотян, салар һ.б. милләтләр. Хань (кытай) милләте – 92 процент. Барлык милләтләр дә, саннары күпме булуга карамастан, тигез хокуклы итеп санала.
Кытай рәсми рәвештә атеистик дәүләт булып тора һәм үз халкының дине буенча мәгълүматлар бирми. Шул сәбәпле дини демография буенча төгәл мәгълүматлар юк. Кытай Конституциясе дин тоту иреген гарантияли. Рәсми теркәлмәгән теләсә нинди дини оешма дәүләт тарафыннан эзәрлекләүгә дучар була. Кытай халкының 85 % ы дингә ышана, 15 % ы үзләрен атеист дип саный.
Соңгы мең ел эчендә кытай мәдәнияте күп кенә дини агымнарның йогынтысына дучар була. Даочылык, буддачылык һәм конфуцийчылык илнең «өч тәгълиматы» булып санала. Әлеге өч дин халык дине формасында бөтен ил буенча таралган.
Диннәрнең иң таралганнары – Даочылык, буддачылык , конфуцийчылык, ислам, католиклык. Диннәр Конституция һәм закон ярдәмендә саклана.
Бәяләүләр буенча, халыкның 2-3 % ы — мөселманнар, христианнар 5 % тәшкил итә. Буддизмны Кытай халкының 10-18 % ы якын итә. 30 % тан артык кытайлы җирле халык диннәрен куллана[15][16][17][18]. Һинд дине Кытайда азчылык тарафыннан тотыла. Әлеге дин хәзерге кыйтга Кытайда бик чикләнгән таралышлы, ләкин археологик дәлилләр Индуизмның урта гасырлар Кытаенда булганын раслый.
Кытайда ислам динендәге ун милләт халкының саны якынча 18 млн кеше тәшкил итә. Аларга башкортлар, уйгырлар, казакълар, татарлар, кыргызлар, үзбәкләр, дунсян, таҗиклар, хуэй мөселманнары керә. Кытай мөселманнары, нигездә, хәнәфи мәзһәбендәге сөнниләр, таҗиклар — шигый-исмәгыйлиләр.
Кытай халык университетының социологик тикшеренү үзәге 2013 елдан 2015 елга кадәр үткәргән (31 төбәктән 4382 дин тотучыны) сораштыру нәтиҗәсендә, «ислам — Кытай яшьләре арасында иң киң таралган дин» дигән нәтиҗә чыгарылган. Тикшеренү мәгълүматлары буенча, 30 яшькә кадәрге кытайларның 22,4 % ы үзен мөселман дип саный.
Вэй Дедун, Кытай халык университетының фәлсәфә мәктәбенең буддизм тикшеренүләре профессоры:
Кытайлылар арасында мөселман яшьләре саны буддистлар һәм католикларныкыннан югарырак булуның сәбәбе: ислам тарафдарларының күбесе этник азчылыкка карый, аларның хатын-кызлары еш кына берничәшәр бала таба, балалары да ислам динен кабул итә[19]
Чин — халык җөмһүрияте. Гамәлдәге конституциясе 1988 елның 4 декабрендә кабул ителгән; 1988, 1993, 1999 елларда аерым төзәтүләр кертелгән. Конституциягә күрә, Бөтенкытай халык вәкилләре мәҗлесе (БХВМ) — дәүләт хакимиятенең иң югары органы. БХВМ дәүләт башлыгын — КХҖ рәисен һәм аның урынбасарларны сайлый. Канун чыгаручы хакимиятне БХВМ гамәлгә ашыра. БХВМ провинция, автоном район, үзәккә буйсынучы шәһәрләр һәм кораллы көчләр тарафыннан сайланган депутатлардан гыйбарәт. БХВМның даими эшләүче органы — Даими кәмитит. БХВМ вәкаләт мөддәте 5 ел. Башкарма хакимиятне Дәүләт шурасы (хөкүмәт) гамәлгә ашыра. Ул БХВМ һәм аның даими комитеты алдында хисәп тота. Дәүләт шурасының вәкаләт мөддәте — 5 ел.
.
Бу бүлектә мәгълүмат искергән. Сез проектны яңартып, шуннан соң әлеге калыпны алып атып, аңа ярдәм итә аласыз. |
Кытайның кораллы көчләре дөньяда сан ягыннан иң зурлардан дип санала. Ул атом-төш һәм ракета державасы булып тора.
Кытайның халык-азатлык армиясендә (КХАА) 2,5 млн кеше исәпләнә.
Соңгы еллардагы көчле модернизация нәтиҗәсендә Кытайның кораллы көчләре якын киләчәктә иң заманча корал булдырачак[20].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.