From Wikipedia, the free encyclopedia
Инфракызыл нурланыш — күзгә күренүче нурланышның кызыл очы (дулкын озынлыгы [1] λ = 0,74 мкм) белән микродулкынлы нурланыш (λ ~ 1—2 мм) арасындагы өлкәне алып торучы нурланыш төре.
Электромагнит нурланыш |
---|
Синхротрон |
Циклотрон |
Тормозлау |
Җылылык |
Монохроматик |
Черенков |
Күчү |
Радионурланыш |
Микродулкын |
Терагерцлы |
Инфракызыл |
Күренмә |
Ультрашәмәхә |
Рөнтген |
Гамма-нурланыш |
Ионлаштыру |
Реликт |
Магнит-дрейфлы |
Икефотонлы |
Спонтан |
Мәҗбүр |
Инфракызыл нурланышның диапазоны өч өлкәгә аерыла:
Инфракызыл нурланыш шулай ук «җылылык нурланышы» буларак билгеле, чөнки җылынган әйберләрнең инфракызыл нурланышы кеше тарафыннан җылылык буларак хис ителә. Җисемнән таралган нурларның дулкын озынлыгы җылыну температурасына бәйле: температура югарырак булган саен дулкын озынлыгы шулкадәр кыскарак һәм нурланышның интенсивлыгы югарырак.
Инфракызыл диодлар һәм фотодиодлар ерактан идарә итү өчен пультларда, автоматика һәм саклау системаларында, кайбер кесә телефоннарында һ.б. кулланыла. Алар күзгә күренмәү сәбәпле кешенең игътибарын җәлеп итмиләр.
Инфракызыл нурланыш сәнәгатьтә лакланган яки буялган өслекләрне киптерү өчен кулланылырга мөмкин. Бу ысул гадәти булган конвекцион ысул белән чагыштырганда өстенлекләргә ия. Болар киптерү тизлеге зуррак һәм сарыф ителгән энергия гадәти ысулдагыга караганда кимрәк булуында чагыла.
Инфракызыл нурланыш ярдәмендә ашамлыкларны инфекцияләрдән арындыру максаты белән стерилизациялиләр.
Инфракызыл нурланыш 1800 елда Уильям Гершель исемле астроном тарафыннан ачыла. Кояшны өйрәнү вакытында ул күзәтү алып барылган әсбабның җылынуын киметү өчен чара эзли торган була. Күзгә күренүче спектрның төрле өлешләреннән килгән җылылыкны термометр ярдәмендә үлчәп, ул «җылылык максимумы»ның спектрда кызыл төс артындагы күзгә күренмәгән өлкәдә ятуын ачыклый.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.