From Wikipedia, the free encyclopedia
Динис Исламов (чын исеме Денис Фәтхи улы Исламов, баш. Динис Исламов, Денис Фәтхи улы Исламов) – язучы, журналист. Бөек Ватан сугышында катнашкан.
1921 елның 15 декабрендә Уфа губернасының Уфа өязе (хәзерге Башкортстанның Чишмә районы) Яңа Муса авылында туган. Иске Муса авылы мәктәбендә укыган.
1936 елдан башта Уфадагы «Востоксталь» металлургия рабфагында, аннары җидееллык мәктәпләр өчен тарих укытучылары әзерли торган курсларда укый. 1940 елда Куергазы районы (1965-1992 Күмертау районы) Таймас урта мәктәбендә эшли. Шуннан хәрби хезмәткә алына. Төньякта хезмәт иткәндә сугыш башлана.
Архангельскдә хәрби инженерлар училищесын тәмамлый. 1942 елда фронтка эләгә. Рота командиры сыйфатында Донбасс өчен сугышта, Днепрны кичүдә, Одессаны, Беларусны, Польшаны азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Берлинда каршылый. Ике тапкыр Кызыл Байрак ордены, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.[1]
1947 елда Уфада «Кызыл таң» газетасына эшкә урнаша. Икенче тапкыр армиягә чакырыла, аннан кайткач, янәдән «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны»(1951-1955, өзеклек белән) газеталарында әдәби хезмәткәр, «Кызыл Байрак» («Красное знамя») газетасында җавалы сәркатип булып эшли.[2]
1940 еллар ахырында очерклары һәм шигырьләре «Кызыл таң»да күренә башлый.
Д. Исламов сугышта чакта Дон буе станицаларының берсендә БАССР делегациясе белән килгән Баязит Бикбай белән очраша. Аның тәкъдиме белән, хәрби хезмәттән кайткач, фронт язмаларының кайберләрен «Октябрь» журналына җибәрә. 1947 елда «Агыйделдә боз китә», «Бригадир» исемле беренче шигырьләре (Б. Бикбай кереш сүзе белән) әлеге журналда басыла.
1971 яки 1972 елда Исламов, башка татар әдипләре Әнгам Атнабаев, Әсгать Мирзаһитов, Нәҗип Асанбаев белән бергә, Башкортстан өлкә комитеты җитәкчесе Зыя Нуриев янына кереп, республикада татар телендә китаплар нәшер ителмәү мәсьәләсен күтәрәләр.[6]
Вафатыннан соң (1973) «Еллар тавышы» (Ә. Атнабаевның кереш сүзе белән) (1981) повестьлар җыентыгы, 2 томлык «Әсәрләре» (I томда - повестьлар, хикәяләр, 1986; II томда романнар, 1986) басылып чыкты.
1965 елдан ССРБ язучылар берлеге әгъзасы иде.
1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
2. Утлы еллар авазы (җыентык, төзүчесе Г. Байбурин). Уфа. 1985. (башк.)
3. Җыр сафта кала (җыентык, төзүчесе С.Сафуанов). Уфа, 1961.(башк.)
4. Окопта язылган шигырьләр (җыентык, төзүчесе Г.Байбурин). Уфа, 1971.(башк.)
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.