РСФСРның административ берәмлеге From Wikipedia, the free encyclopedia
Удмурт автомияле өлкәсе (рус. Удмуртская автономная область, удм. Удмурт автономи улос) — РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.
1932 елга кадәр Вотяк автономияле өлкәсе (рус. Вотская автономная область, удм. Вотяк автономи улос) исемен йөрткән.
Адмнистратив үзәге — Ижау шәһәре (1921 елның гыйнвар—июнендә — Глазов шәһәре).
Вотяк автономияле өлкәсе 1920 елның 4 ноябрьдә барлыкка килә.
1929 елда Вотяк АӨ Түбән Новгород өлкәсе (аннан соң — Түбән Новгород крае) составына кертелә.
1932 елның 1 гыйнварыннан соң Удмурт автономияле өлкәсе исемен йөртә.
1934 елның 7 декабрьдә Киров крае составына кертелә, ә 28 декабрьдә ул Удмурт АССР-ына үзгәртеп корыла.
1920—1924 елларда биш өяздән торган: Дебёсы өязе, Глазов өязе, Ижау өязе, Можга өязе, Селты өязе.
1924 елда Дебёсы һәм Селты өязләре юкка чыгарылалар.
1926 елда Вотяк автономияле өлкәсенең административ бүленеше шундый булган:
№ | Кантон | Үзәге | Мәйдан, км² |
Халык саны[1] (1926), кеше. |
---|---|---|---|---|
1 | Ижау өязе | Ижау | 11 987 | 292 708 |
2 | Глазов өязе | Глазов | 12 316 | 294 929 |
3 | Можга өязе | Можга | 6 052 | 168 627 |
1929 елда өяз—волостьларга бүленеше юкка чыгарыла, районнарга бүленеше индерелә.
1934 елда Удмурт автономияле өлкәсенең административ бүленеше шундый булган:
|
1926 елның җанисәбе буенча:
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.