Remove ads
Удмурт Республикасындагы шәһәр From Wikipedia, the free encyclopedia
Можга́, Мәжгә[2] (удм. Можга, рус. Можга) — Удмуртияда урнашкан шәһәр, Можга районының административ үзәге.
Можга | |
удм. Можга | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 1835 |
---|---|
Рәсми исем | Можга |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Можга районы |
Административ-территориаль берәмлек | Можга районы |
Сәгать поясы | UTC+04:00 |
Халык саны | 44 345 (2021)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 150 метр |
Мәйдан | 31 км² |
Почта индексы | 427789–427798 |
Рәсми веб-сайт | mozhga-gov.ru(рус.) |
Җирле телефон коды | 34139 |
Можга Викиҗыентыкта |
Шәһәр Сюга һәм Сюгаилка елгалары кушылган урында, Ижаудан 81 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша. Шәһәр аша Казан — Әгерҗе — Екатеринбург тимер юлы һәм Р320 (Алабуга — Ижау) автоюлы уза.
Шәһәр үз исемен күрше Можга авылыннан мираска алган, 1924 елга кадәр бу авыл Можга өязенең үзәге булган.
Можга 1835 елда "Сюгинский завод" исеме астында нигезләнгән. Аның барлыкка килүе Сюга елгасында Сюга пыяла заводы төзелеше белән бәйләнгән. 1859 елда завод бистәсендә 290 кеше яшәгән, Сюгаилка елгасында су тегермәне эшләгән. 1916 елда завод янында тимер юл станциясе барлыкка килгән.
1924 елдан "Красный" дип атала башлаган, шул ук елдан 1929 елга кадәр — Можга өязенең үзәге.
1926 елда шәһәр статусы бирелгән.
1929 елдан соң Можга дип атала.
1963 елдан — республика буйсынуындагы шәһәр.
1926[3] | 1931[3] | 1939[3] | 1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[9] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~2 400 | ~7 700 | ~22 200 | 29 987 | 38 930 | 40 272 | 46 049 | 47 119 | 47 961 |
УдДУ филиалы, Можга педагогия көллияте, Можга ветеринария көллияте һ.б., 9 мәктәп.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.