Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Глазов (Кала, рус. Глазов, удм. Глаз, Глазкар) — Удмуртиянең төньягында урнашкан шәһәр, Глазов районының административ үзәге.
Глазов | |
удм. Глаз | |
Байрак[d] | |
Рәсми исем | Глаз, Глазов һәм Глазово |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Глазау районы |
Административ-территориаль берәмлек | Удмуртия |
Сәгать поясы | UTC+04:00 |
Халык саны | 87 762 (2021)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 150 метр |
Мәйдан | 69 км² |
Почта индексы | 427620–427649 |
Рәсми веб-сайт | glazov-gov.ru(рус.) |
Беренче язма телгә алу | 1678 |
Җирле телефон коды | 34141 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | [d] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Глазов Викиҗыентыкта |
Халык саны — 95 835 кеше (2010)[2].
Глазов Чүпченең сул ярында, Ижаудан 180 километрдан көнчыгышка таба урнаша.
Шәһәрнең мәйданы — 6916 га (69 км²).
Глазова климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 3,0 | 5,6 | 9,2 | 25,3 | 30,4 | 34,2 | 37,8 | 37,1 | 32,7 | 20,9 | 9,6 | 3,2 | 37,8 |
Уртача максимум, °C | −10 | −9 | −1 | 7 | 16 | 21 | 24 | 20 | 14 | 5 | −4 | −9 | 6 |
Уртача температура, °C | −13,5 | −12,1 | −5,4 | 3,7 | 11,6 | 17 | 18,7 | 15,6 | 9,8 | 2,5 | −5,6 | −10,3 | 2,7 |
Уртача минимум, °C | −16 | −16 | −10 | −2 | 5 | 10 | 12 | 10 | 6 | 0 | −8 | −14 | −2 |
Абсолют минимум, °C | −46,3 | −39,5 | −33,2 | −24 | −8,8 | −2,5 | 2,3 | −0,2 | −7,3 | −24,2 | −35,3 | −46,8 | −46,8 |
Явым-төшем нормасы, мм | 18,3 | 13,7 | 13,3 | 14,1 | 21,4 | 45,4 | 44,8 | 35,0 | 32,1 | 36,5 | 24,9 | 17,3 | 316,8 |
Чыганак: weather.msn.com |
Глазово авылы беренче тапкыр 1678 елда телгә алына.
1780 елда Екатерина II указы буенча, 13 өяздән торган Вятка калгайлыгы оештырыла; Глазово авылы Глазов өязенең үзәге була һәм шәһәр статусын ала.
1796—1818 елларда шәһәрнең башлыгы Пётр Фёдор улы Чайковский (Петр Илья улы Чайковскийның бабасы) булган.
1879 елда Владимир Короленко Глазов шәһәренә сөргенгә җибәрелгән.
1898 елда Глазов аша Себер аша магистрале узган.
1921 елның гыйнвар—июньдә Глазов Вәтәк автономияле өлкәсенең башкаласы булган.
Бөек Ватан сугышы вакытында Глазовка Ленинградтан тәмәке фабрикасы, 2нче Ленинград пехота училищесы, 544 номерлы патрон заводы эавкуацияләнәләр. Сугыштан соңгы елларда патрон заводы нигезендә уран җитештерү предприятиесы төзелә (киләчәктә — Чүпче механика заводы).
Шулай ук шәһәрдә медицина училищесы, техниум, 3 профессиональ-техник училищесы, 18 мәктәп, 3 гимназия, 1 лицей, сәнгать һәм музыкаль мәктәпләр бар.
Глазов аша Горький тимер юлның тармагы уза, Глазов — Ижау трассасы Ижауга һәм Пермьгә чыгуны таэмин итә.
Шәһәр эчендә унөч автобус маршрут эшли.
Шәһәрнең төп предприятиеләр:
һ.б.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.