Васил Гаяз (Габтелгаяз ) улы Шәйхразиев [1] , яки Шәйхразыев [2] (рус. Василь Шайхразиев яки рус. Шайхразиев Василь Гаязович , 3 февраль 1963 , Сәет , Минзәлә районы , ТАССР , РСФСР , Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ) — Россия Һәм Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Яр Чаллы шәһәре мэры (2010 —2014 ), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары (2014 елдан ), Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе (2017 елдан ). «Бердәм Россия » сәяси фиркасе әгъзасы.
Кыска фактлар Васил Шәйхразиев, Туган телдә исем ...
Ябу
«Васил Шәйхразыев ». Гүзәл Гайнанова рәсеме
1963 елның 3 февралендә ТАССР Минзәлә районы (хәзерге Тукай районы ) Сәет авылында туган. «Хокук белеме » белгечлеге буенча Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ЭЭМ югары юридик читтән торып уку мәктәбен тәмамлаган (1990 ). 1981 -1983 елларда Биробиҗан шәһәрендә (Яһүд АӨ ) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе КГБ чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәтен үти.
1980 -1981 «Автозаводстрой» төзелеш иарәсендә (Яр Чаллы ) монтер.
1983 -1993 ТАССР ЭЭМ Яр Чаллы бүлеге оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекчәсен җитәкли, милиция капитаны.
1993 -1995 «Челныбанк» АКБ хокук идарәсе башлыгы.
1995 -2003 «“Челны” финанс компаниясе» ЧҖШ (Яр Чаллы ) директоры.
2003 -2004 Яр Чаллы шәһәр хакимияте башлыгы Илдар Халиковның ярдәмчесе.
2004 -2005 Яр Чаллы шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
2006 -2010 Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе.
2010 -2014 Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, Яр Чаллы мэры.
2014 елның октябрь аеннан Татарстан премьер-министры урынбасары.
1988 ― «Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Кораллы көчләренә 70 ел» медале
1991 ― «Мактауга лаек хәрби хезмәт өчен» медале
2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
2007 ― «Муниципаль район муниципаль берәмлеге органы иң яхшы җитәкчесе»
2010 ― «Дәүләт һәм муниципаль идарәдә ел менеджеры» IV РФ бәйгесе җиңүчесе.
2013 ― «Дуслык» ордены (РФ )
2019 ― «Почет» ордены (РФ ) ― ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен .[3]
2023 ― «Дуслык» ордены (Татарстан ) ― рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен .[4]
2023 ― «Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» орден медале (Әстерхан өлкәсе )[5]
2024 ― Чечен Республикасы Башлыгының Мактау грамотасы ― Чечен Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында милләтара, дуслык һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә һәм ныгытуга, Чечен Республикасында «Сабантуй» татар милли бәйрәмен үткәрүне югары оештыруга керткән зур өлеше өчен [6] .
2024 ― «Халыклар дуслыгы» медале (Омск өлкәсе ) ― Омск өлкәсе территориясендә яшәүче халыклар арасында дуслык һәм татулыкны ныгыту эшендә актив эшчәнлеге өчен [7] .