бөтен дөньядагы татарларны берләштерүче Татарстан Республикасында төркәлгән табышсыз төбәкара иҗтимагый оешма From Wikipedia, the free encyclopedia
Бөтендөнья татар конгрессы, БТК — бөтен дөньядагы татарларны берләштерүче Татарстан Республикасында төркәлгән табышсыз төбәкара иҗтимагый оешма.<[1][2] Хокуки мәсьәләләрдә җаваплы җитәкчесе (рус. управляющий делами) — «Бөтендөнья татар конгрессы» Татарстан Республикасы иҗтимагый фонды директоры Артур Сабиров.[3]
Бөтендөнья татар конгрессы | |
Баш-фатир: |
Татарстан Республикасы, Казан, Карл Маркс урамы, 38/5 |
---|---|
Оешма төре: |
иҗтимагый оешма |
Рәсми теле: | |
Җитәкчеләр | |
Милли шура рәисе | |
Башкарма комитеты җитәкчесе | |
Хокуки идарәчесе |
Артур Сабиров |
Бөтендөнья татар конгрессы, Всемирный конгресс татар |
1992 елның июнендә татар халкының беренче корылтае җыела. Корылтай эшендә Татарстан, Россия, ерак һәм якын чит илләрдән делегатлар катнаша. Әлеге форумда Бөтендөнья татар конгрессы, аның Башкарма комитетын оештыру турында карар кабул ителә. 1998 елның апрелендә БТК Россиянең Юстиция министрлыгында теркәлү үтә һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге статусын ала. VII чираттан тыш съездның пленар утырышында яңа устав кабул ителә. 2018 елның 25 июль көнне «Бөтендөнья татар конгрессы»ның әлеге уставы Юстиция министрлыгында теркәлә. Таныклыкны исәпкә алу номеры: 1612060331. Бирелү вакыты: 25 июль, 2018 ел.
1992—2002 — Индус Ризак улы Таһиров (1936 елда туган), Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе, күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче.
2002 — Ринат Зиннур улы Закиров (1948 елда туган), җәмәгать эшлеклесе,тарих фәннәре докторы, Татарстан Дәүләт советының 3 нче, 4 нче һәм 5 нче чакырылышлары депутаты. 2017—2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе.
2017 — Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы (1963 елда туган), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе.
2020 — Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе — Данис Шакиров. 2011 елда Татар конгрессына референт булып килгән, оешманың Татарстан бүлекләре белән эшләгән. 2015 елның җәеннән башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары[6].
2022 ― Чаллы бүлеге җитәкчесе ― Факил Сафин[7][8].
2022 елның ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы утырышында комитетлар оештырыла: [9]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.