From Wikipedia, the free encyclopedia
Балыклар йолдызлыгы (гарәп. الحوت — «зур балык»[1]; бор. төрк. Balḯq,[2] шулай ук Хут йолдызлыгы; лат. Pisces) — Дәлү һәм Хәмәл йолдызлыклары арасындагы зур зодиак йолдызлыгы. Гадәттә аны «Төньяк Балык»ка (Андромеда астында) һәм «Көнбатыш Балык»ка (Пегас һәм Дәлү арасында) бүләләр. Хут йолдызлыгында язгы көн белән төн тигезлеге ноктасы урнашкан. Кояш 12 марттан 18 апрельгә кадәр Хут йолдызлыгында була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары сентябрь–октябрь айларында. Россиянең бөтен территориясендә күренә.
Хут | |
---|---|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез | |
Латинча исем | Pisces (иял. к.: Piscium) |
Кыскартма | Psc |
Нигез | балык |
Туры калкулык | 22сәг 45мин тан 02сәг 00мин кача |
Авышлык | −7° тан +33° кача |
Мәйдан | 889 кв. градус (14 урын) |
Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
юк; иң якты |
Метеор агымнары |
Пискилар |
Янәшә йолдызлыклар | |
Йолдызлык +83° тан −57° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — октябрь. | |
Иң якты йолдызлар +3,6; +3,7 һәм +3,8 күренмә йолдызча зурлык белән.
Балыклар α — Әлришә (гарәп. الرشاء — «бау»; рус. Альриша), икеле йолдыз, 139 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Йолдызның A әгъзасы +4,33 йолдызча зурлык, ә B әгъзасы — +5,23 йолдызча зурлык белән ялтырыйлар. Алар уртак масса үзәге тирәсендә 720 еллы период белән әйләнәләр.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.