From Wikipedia, the free encyclopedia
Хәмәл йолдызлыгы (гарәп. الحمل әл-хәмәл — «бәрән»[1]; шулай ук Кучкар йолдызлыгы; бор. төрк. Qozï (~кузый), лат. Aries) — күп кешеләргә мәгълүм зодиак йолдызлыгы. Аның эченә 2 нче дәрәҗә зурлыктагыннан яктырак йолдызлар керми.
Хәмәл | |
---|---|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез | |
Латинча исем | Aries (иял. к.: Arietis) |
Кыскартма | Ari |
Нигез | сарык |
Туры калкулык | 1сәг 40мин тан 3сәг 22мин кача |
Авышлык | +9° 55′ тан +30° 40′ кача |
Мәйдан | 441 кв. градус (39 урын) |
Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
Метеор агымнары |
|
Янәшә йолдызлыклар | |
Йолдызлык +90° тан −59° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — ноябрь. | |
Гадәттә, Кояш 19 апрельдән 13 майга кадәр Хәмәл йолдызлыгында була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары көзен. Россиянең бөтен территориясендә күренә.
Йолдызлыкның өч төп йолдызы — α, β һәм γ Өчпочмак йолдызлыгыннан төньякта урнашалар.
Хәмәл α — Хәмәл (гарәп. راس الحمل — «бәрәннең башы»), йолдызлыкның +2,0m йолдызча зурлыктагы иң якты йолдыз.
Хәмәл β — Шәрәтан (гарәп. الشرطان — «ике ишарә» — элек Хәмәл γ йолдызы белән язгы көн белән төн тигезлеге билгеләде; кучкарның икенче (төньяк) мөгезе), +2,66m йолдызча зурлыктагы куш йолдыз, Җирдән 59,6 яктылык елы ераклыкта урнаша.
Хәмәл γ — Мезартим (элек язгы көн белән төн тигезлеге ноктасына иң якын булган йолдыз булуы сәбәпле «Хәмәлнең беренче йолдызы» дип атады), +4,7m йолдызча зурлыктагы өчле йолдыз, Җирдән 204 яктылык елы ераклыкта урнаша. Йолдыз системасы әгъзалары — Хәмәл γ² һәм Хәмәл γ¹ — +4,75m һәм +4,83m йолдызча зурлыктагы ак йолдызлар, аларның әйләнеп чыгу периоды 5000 елдан артык, бу ике йолдыз тирәсендә исә системаның өченче әгъзасы +9,6m йолдызча зурлыктагы Хәмәл γ C йолдызы әйләнә. Йолдызның икеле булуыны 1664 елда Роберт Гук телескоп аша күреп ачты.
Борынгы греклар карашлары буенча Хәмәл йолдызлыгы — алтын йонлы очучы кучкар Крий катастеризмы. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. Κριός сүзене гарәп теленә «хәмәл» сүзе белән тәрҗемә иткән[2]. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, йолдызлыкларның гарәп исемнәре кулланды[3]. Советлар чорыннан башлап төрки-татар Кучкар йолдызлыгы исеме да куллана.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.