From Wikipedia, the free encyclopedia
Балакатай районы (рус. Белокатайский район) – Башкортстандагы муниципаль район.
Балакатай районы | |
баш. Балаҡатай районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Атама | Балаҡатай районы |
Дәүләт | Россия[1] |
Башкала | Яңа Балакатай[2] |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны |
21 999 (1989)[3], 22 623 (2002)[4], 21 536 (2008)[5], 21 285 (2009)[6], 20 169 (2010)[7], 19 684 (2012)[8], 19 329 (2013)[9], 19 079 (2014)[10], 18 722 (2015)[11], 18 502 (2016)[12], 18 389 (2017)[13], 17 992 (2021)[14] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 334 метр |
Нәрсә белән чиктәш | Кыйгы районы, Мәчетле районы, Нязепетровск районы, Күчә районы һәм Әртә шәһәр бүлгесе |
Мәйдан | 3037 км² |
Рәсми веб-сайт | belokatai.ru |
Балакатай районы Викиҗыентыкта |
һәм
Башкортстандың төньяк-көнчыгыш өлешендә, Чиләбе белән Свердловск өлкәләре чигендә урнашкан. Балакатай — республика башкаласыннан иң ерак урнашкан районнарның берсе.
1930 елда Иске Балакатай районы оештырылган, 1933 елда хәзерге исеме бирелгән. Мәйданы — 3037 км². Административ үзәге — Яңа Балакатай авылы, Уфадан 341 км, иң якын тимер юл станциясе Үңкерледән (Чиләбе өлкәсе) 35 км еракта урнашкан.
Халкы — 22,6 мең (2010) кеше (1970 — 27,5 мең; 1979 — 24,9 мең; 1989 — 22,1 мең; 1995 — 23,0 мең кеше). Халыкның уртача тыгызлыгы 1 км²-га 8 кеше. Күпчелек руслар (50,2%) һәм башкортлар (43,2%) яши. Татарлар – халыкның 5% чамасын тәшкил итәләр. Унсигезенче гасыр азакларында урындагы балакатай ыруы башкортлары җирләренә Пермь губернасыннан рус игенчеләре күчереп утыртыла.
Районда барлыгы 46 авыл. Кешеләрнең күбесе (1989 халык исәбен алу буенча) Яңа Балакатай (5,3 мең), Карлыхан (1,7 мең), Ургалы (1,5 мең), Ямаш (1,2 мең) авылларында яши.
1989[3] | 2002[4] | 2008[5] | 2009[6] | 2010[7] | 2012[8] | 2013[9] | 2014[10] | 2015[11] | 2016[12] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
21 999 | ↗22 623 | ↘21 536 | ↘21 285 | ↘20 169 | ↘19 684 | ↘19 329 | ↘19 079 | ↘18 722 | ↘18 502 |
2017[13] | 2021[14] | ||||||||
↘18 389 | ↘17 992 |
Район территориясе Каридел белән Әй елгаларының түбәнге агымы арасында ята. Диңгез кимәленнән 300—400 м өстә. Ул җирләр елга тугайлары, ерганаклар белән нык кына бүлгеләнгән. Көнчыгыш ягын Уралның көнбатыш битләвендәге алгы сыртлар тезмәсе (Маскары арка, Каравылтау, Сараяк, Аккашка һ.б.) били. Орографик факторлар тәэсире аркасында явым-төшем күләме 550—600 мм-га барып җитә, елы вакыт 90—100 көннән артмый.
Соры һәм каракучкыл соры урман тупрагы, ә көньяк-көнчыгыш өлешендә соры һәм каракучкыл соры тау-урман тупрагы өстенлек итә. Районның 46,8% җирендә катнаш урмандар таралган. Кондыз, чәшке, кама, кыргый җәнлек һәм кош-кортның башка сунар төрләрен һаклау максатында Карлыхан белән Балакатай заказниклары оештырылган. Районда комташ (Яңа Балакатай), кирпеч балчыгы (Атарша), ком, комлы кырчынташ шикелле материаллар катнашмасы, агрономик рудалар: акшар, торф туфы (Акчаган) яткылыклары табылган. Аларның аз гына өлеше урындагы ихтыяҗ өчен кулланыла.
Авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 124,7 мең га (район териториясенең 41,1%), шул исәптән сөрүле җирләр — 84,2 мең га, печәнлекләр — 17,2, көтүлекләр — 23,3 мең га. Авыл хуҗалыгы малчылык һәм игенчелек буенча махсуслашкан, дуңгызчылык үскән, Балакатай май-сыр комбинаты — районда авыл хуҗалыгы чималын эшкәртүче бердәнбер предприятие.
Урман ресурслары Карлыхан леспромхозы, Ургалы һәм Кадыйр агач әзерләү участоклары тарафыннан файдаланыла.
Районды транспорт белән хезмәтләндерүдә ике тимер юл станциясе: Үңкерле (район территориясеннән читтә) һәм Ургалы (район территориясендә) катнаша.Үңкерледән Яңа Балакатай авылына автомобиль юлы бара. Яңа Балакатай—Үрге Кыйгы һәм Яңа Балакатай—Карлыхан—Олы Устьикин автомобиль юлдары районды республика әһәмиәтендәге Уфа—Бөре—Сүлия—Чаткы, Мәсәгуть—Красноуфимск автомобиль магистральләре белән тоташтыра. Ургалы тимер юл станциясендә Уренгой—Чиләбе—Петровск газ үткәргеченең газ кудыру станциясе урнашкан. Яңа Балакатайда аэропорт эшли.
Районда 38 гомуми белем бирү мәктәбе, шул исәптән 12 урта мәктәп; 1 музыка мәктәбе, 1 ПУ, 21 гомуми китапханә, 42 клуб учреждениесе, үзәк район, 3 участка хастаханәсе бар. Рус һәм башкорт телләрендә «Новый Белокатай» — «Яңы Балакатай» гәзитләре чыга.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.