![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/3/3a/E._coli_Bacteria_%25287316101966%2529.jpg/640px-E._coli_Bacteria_%25287316101966%2529.jpg&w=640&q=50)
Бактерияләр
From Wikipedia, the free encyclopedia
Чын бактерияләр — 3 млрд чамасы ел элек күренә башлаган борынгы организмнар. Бактерияләр микроскопик кечкенә, ләкин аларның тупланмаларын (колонияләрен) еш кына микроскопсыз да күреп була. Күзәнәкләренең формасы һәм үзенчәлекләре буенча чын бактерияләр берничә төркемгә бүленә: шар формасындагы кокклар;
- пар-пар булып бер-берсенә якынайган кокклардан торган диплококклар;
- чылбыр рәвешендә тезелгән кокклардан торган стрептококклар;
- тыгыз каплар рәвешендә тупланган кокклардан торган сарциналар;
- коккларның виноград тәлгәше рәвешендәге тупланмасы — стафилококклар;
- озынча бактерияләр — бациллалар, яки таякчыклар;
- җәясыман бөгелгән бактерияләр — вибрионнар;
- шпорсыман бөгелгән озынча бактерияләр — спириллалар һ. б.
Бактерияләр | |
---|---|
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Bacteria Карл Вёзе, Otto Kandler & Mark Wheelis, 2024 |
Таксономик ранг | домен[1] |
Югарырак таксон | биота[d][2] |
Таксономик төр | бациллы[d][1] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Нуттолл энциклопедиясе[d], Энциклопедический словарь Гранат[d] һәм The New Student's Reference Work[d] |
Башлану вакыты | Ошибка Lua в Модуль:RomanNumber на строке 10: assertion failed!. |
Бактериаль күзәнәк өслегендә гадәттә төрле камчылар һәм төкләр күренә. Болар — хәрәкәт органоидлары, алар ярдәмендә бактерияләр шуышып хәрәкәтләнә. Төзелеше белән алар үсемлекләр яки хайваннарның камчыларыннан һәм керфекчекләреннән аерылып тора. Кайбер бактерияләр «реактив» ысул белән лайла чыгарып хәрәкәтләнә. Прокариотларның күзәнәк стенкасы бик үзенчәлекле төзелгән һәм аның составында эукариотларда, ягъни күзәнәкләрендә формалашкан төше булган организмнарда (мәсәлән, үсемлекләрдә һәм хайваннарда) очрамый торган кушылмалар була. Гадәттә алар шактый нык. Аның нигезен целлюлозага, яки клетчаткага якын матдә тәшкил итә. (Клетчатка — үсемлек күзәнәге стенкасын төзүче катлаулы углевод.) Күп бактерияләрнең күзәнәк стенкасы лайла белән капланган. Цитоплазма үзен күзәнәк стенкасыннан аерып торучы мембрана белән чикләнгән.
Цитоплазмада мембраналар аз һәм алар тышкы цитоплазматик мембрана чыгынтыларыннан гыйбарәт. Мембрана белән чикләнгән органоидлар (митохондрияләр, пластидлар һ. б.) бөтенләй юк.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/1/19/Phylogenetic_Tree_of_Life.png/640px-Phylogenetic_Tree_of_Life.png)
Аксымнар синтезы эукариотлардагыдан кечкенәрәк рибосомаларда бара. Тереклек эшчәнлеген тәэмин итүче барлык ферментлар цитоплазмага таралган яки цитоплазматик мембрананың эчке өслегенә береккән.