Эволюция
From Wikipedia, the free encyclopedia
Эволюция (ингл. Evolution; төгәлрәк: биологик эволюция яки органик эволюция) — бер төркем галимнәр тарафыннан тере табигатьнең табигый үсеш процессы дип табылган тәгълимәт. Аларның фикеренчә, эволюция процессы популяцияләрнең генетик составы үзгәрүеннән, адаптацияләрдән, төр үзгәрешләреннән, юкка чыгулардан һәм экосистема белән биосфераның гомуми үзгәрешләреннән гыйбарәт.
Эволюция күренешен аңлатучы берничә теория бар. Бүгенге көндә иң киң таралганы — эволюциянең синтетик теориясе. Аның нигезендә Чарльз Дарвин теориясе ята.