тере күзәнәкләрдәге мембранасыз органелла From Wikipedia, the free encyclopedia
Рибосомалар, шулай ук Джордж Паладе хөрмәтенә Паладе гранулалары, барлык тере күзәнәкләрдәге мембранасыз органеллалар. Трансляция этабында аксым биосинтезы өчен хезмәт итүче макромолекуляр машиналар . Үзләренә бәйле органеллалар белән берлектә, күзәнәкләрнең һәм ике мембраналы органеллаларның аксым синтезлау аппаратын барлыкка китерәләр.
Рибосома | |
Рибосома Викиҗыентыкта |
Рибосомалар сферик яки бераз эллипсоид формага ия, диаметры 15-20 нанометрдан ( прокариотларда) 25-30 нанометрга ( эукариотларда ), зур һәм кечкенә өлешләрдән тора. Кечкенә субунит хәбәрче РНК мәгълүматларын укый, һәм зур субунит синтезланган аксым чылбырына тиешле аминокислотаны бәйли.
Эукариотик күзәнәкләрдә рибосомалар кытыршы эндоплазмик челтәр мембраналарында һәм цитоплазмада ирекле рәвештә урнашкан. Еш кына берничә рибосома бер мРНК молекуласы белән бәйле, бу структура полирибосома (полисома) дип атала; Эукариотлардагы рибосомалар синтезы махсус күзәнәк структурасында - төштә була.
Рибосомалар прокариотларның да, эукариотларның да күзәнәкләрендә бар. Бактерияләр, архейлар һәм эукариотларның рибосомалары бер-берсенә югары дәрәҗәдә охшаш булуы аларның уртак килеп чыгышы турында сөйли. Барлык доменнарның күзәнәкләрендә бер мРНК чылбыры буенча, полисома барлыкка китереп, бердән артык рибосома хәрәкәт итә ала. Прокариот һәм эукариотларның рибосомалары зурлык, структура, состав һәм аксым белән РНК чагыштырмасы буенча аерыла.
Эукариотларның ике мембраналы органоидлары (митохондрияләр һәм пластидлар) үз аксым синтезлау аппаратына ия. Бу күрсәтелгән органеллаларның килеп чыгышы турындагы симбиотик теориянең бер дәлиле.
Прокариот һәм эукариотларның рибосомалары төзелешендәге аермалар кайбер антибиотикларга кеше рибосомаларына кагылмыйча, бактерияләрнең рибосомаларын сафтан чыгарып, бактерияләрне үтерергә мөмкинлек бирә. Ләкин алар митохондрияләрнең рибосомаларына тәэсир итә алалар.
Прокариот рибосомаларның диаметры якынча 20 нм (200 Å). Алар и 65 % рРНК һәм 35 % рибосома аксымнарыннан торалар, седиментация коэффициенты 70S. Һәркайсы кече (30S) һәм зур (50S) субуниттан тора.
Архейларның рибосомалары шундый ук зурлыкта. Тик составлары буенча эукариотларга күпкә якынрак.Архейларның күп кенә рибосома аксымнарының прокариот тиңдәшләре булмаса да, эукариот тиңдәшләре бар.
Эукариот рибосомаларның диаметры 25-30 нм (250-300 Å), рРНКның аксымга чагыштырмасы 1гә якын, седиментация коэффициенты 80S, һәркайсы кече (40S) һәм зур (60S) субуниттан тора.
Эукариотларда рибосомалар митохондрияләрдә (миторибосомалар) һәм пластидларда да (пласторибосомалар) була. Алар аксымнар белән бербөтен 70S өлешкә бәйләнгән зур һәм кече субунитлардан торалар. Бу рибосомалар бактерияләрнекенә охшаш. Аеруча пласторибосомалар. Митохондриаль РНКның күп кенә фрагментлары кыскартылган, ә 5S РНК очрагында РНК хайваннар һәм гөмбәләрдә башка структуралар белән алыштырыла. Аерым алганда, Leishmania tarentolae митохондриаль рРНКның минималь җыелмасына ия. Киресенчә, үсемлек миторибосомаларында киңәйтелгән рРНК һәм өстәмә аксымнар, аерым алганда, күп кенә пентатрикопетитлы кабатлануга ия аксымнар бар.
Криптомонад һәм хлорарахниофит суүсемнәрдә рудимент эукариотик төшкә охшаш нуклеоморф булырга мөмкин. Нуклеоморфлы бүлектә 80S эукариот рибосомалар булырга мөмкин.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.