Австро-Маҗарстан
From Wikipedia, the free encyclopedia
Австро-Маҗарстан (алман. Österreich-Ungarn; рәсми рәвештә 1868 елның 14 ноябреннән — алман. Die im Reichsrat vertretenen Königreiche und Länder und die Länder der heiligen ungarischen Stephanskrone — Патшалыклар һәм Рейхсратта тәкъдим ителгән җирләр, шулай ук Изге Стефанның Маҗарстан таҗы җирләре; рәсми булмаган тулы исеме Австро-Маҗарстан монархиясе, алман. Österreichisch-Ungarische Monarchie, маҗар. Osztrák-Magyar Monarchia, рум. Monarhia Austro-Ungară, итал. Monarchia Austro-Ungarica, словак. Rakúsko-Uhorská monarchia, чех. Rakousko-Uhersko monarchia) — 1867—1918 елларда Үзәк Аурупада булган күпмилләтле дәүләт; Австрия һәм Маҗарстанның реаль униясе[2].
Австро-Маҗарстан алман. Österreichisch-Ungarische Monarchie маҗар. Osztrák–Magyar Monarchia Империя | |||||||||
| |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| |||||||||
Шигарь лат. Viribus Unitis шулай ук лат. Indivisibiliter ac Inseparabiliter | |||||||||
1908—1918 елларда Австро-Маҗарстан | |||||||||
Башкала | Вена һәм Будапешт | ||||||||
Тел(ләр) | Рәсми телләр: алман теле һәм маҗар теле | ||||||||
Дин | католиклык, православлык, кальвинизм, иудаизм, лютеранлык һәм ислам (1908 елдан соң)[1] | ||||||||
Акча берәмлеге | гульден, крона (1892 елдан) | ||||||||
Мәйдан | 676 615 км² | ||||||||
Халык | 52 749 900 кеше | ||||||||
Идарә итү төре | дуалистик монархия | ||||||||
Нәсел | Һабсбург-Лотарингия династиясе | ||||||||
Тарих | |||||||||
- 15 март 1867 | Төзү | ||||||||
- 1905—1906 | Маҗарстан кризисы | ||||||||
- 1908—1909 | Босния кризисы | ||||||||
- 28 июнь—28 июль 1914 | Июль кризисы | ||||||||
- 1914—1918 | Беренче бөтендөнья сугышы | ||||||||
- 31 октябрь 1918 | Таркалу | ||||||||
|
Элеккеге Австро-Маҗарстан территориясендә хәзерге Австрия, Бүснә-Һәрсәк, Маҗарстан, Словакия, Словения, Хорватия, Чехия дәүләтләре, шулай ук Румыния территориясенең яртысы диярлек (Трансильвания тарихи өлкәсе һәм Сучава жудецы) урнашкан; аерым өлешләре Италия (Трентино-Альто-Адидже автоном өлкәсе, Фриули-Венеция-Джулия өлкәсенең өлеше, шул исәптән Триест), Ләхстан (Кече Ләхстан һәм Субкарпат воеводлыклары), Сербия (Воеводина автоном крае, Белград өлеше), Каратау (Котор култыгы) составына керә. Украина дәүләтенең көнбатыш өлешләре шулай ук Австро-Маҗарстан составына кергән: Закарпатье (Карпат арты өлкәсе), Көнчыгыш Галиция (Ивано-Франковск, Львов, Тернополь өлкәләре) һәм Төньяк Буковина (Черновцы өлкәсе) тарихи өлкәләре. Моннан тыш, империя шулай ук Кытайның Тяньцзинь шәһәрендә концессиягә ия булган.