Трансильвания
From Wikipedia, the free encyclopedia
Трансилвания, Әрдей яки Җидешәһәр (лат. Transsilvania «Урман арты», рум. Transilvania, алман. Siebenbürgen («Җиде шәһәр»), маҗар. Erdély, төр. Erdel, укр. Семигород) — Румынияның төньяк өлешендәге тарихи өлкә. Безнең эраның I гасырында Трансилвания җирләре даклар дәүләтенең төп өлешен тәшкил иткән. II гасыр башыннан (271 елларда) — римлыларга, XI-XII гасырлардан маҗар кыйралларына (1541 елдан төрек солтаны протектораты астында) буйсынган булган.
1698-99 еллардагы Карловица конгрессындагы солых килешүе буенча солтан Трансилваниягә дәгъва итүдән баш тарткан, ул Австрия кулына күчкән. Австрия-Маҗарстан империясе таркалып, аның урынында бәйсез милли дәүләтләр барлыкка килгәч,Трансилвания Трианон солых килешүе буенча (1920), Румыниягә бирелгән.
1940 елгы Вена арбитражы карарын үтәп, Трансилваниянең төньяк өлеше Маҗарстанга күчкән. 1947 елгы Париж солых килешүе буенча, 1938 елның гыйнварына кадәр булган Румыния-Маҗарстан чиге торгызылган.