Ар теле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Удмурт теле яки ар теле (удм. удмурт кыл, рус. удмуртский язык) — фин-угыр телләренең берсе. Рус теле белән бер рәттән, Удмурт республикасының дәүләт теле дип санала. Коми теле һәм коми-пермяк телләре белән бергә фин-угыр телләренең Пермь төркеменә керә.
Ар теле | |
удм. Удмурт кыл | |
Кыскача исем | удмуртаг |
---|---|
Дәүләт | Россия[1] |
Барлыкка килү урыны | Удмуртия |
Административ-территориаль берәмлек | Удмуртия, Башкортстан, Татарстан, Мари Иле, Пермь крае, Киров өлкәсе һәм Свердловск өлкәсе |
Тел типологиясе | SVO[d], номинатив-аккузатив тел[d] һәм агглютинатив тел |
Килешләр | баш килеш[d], төшем килеше[d], иялек килеше[d], партитив[d], юнәлеш килеше[d], юклык килеше, соответственный падеж[d], корал килеше[d], урын килеше[d], иллатив[d], чыгыш килеше, эгрессив[d], пролатив[d], юнәлеш килеше[d] һәм терминатив[d] |
Язу | кирилл язуы һәм ар язуы[d] |
Сөйләшүчеләр саны |
324 000 кеше кеше (2010)[2], 340 530 кеше кеше (2013)[3] |
Телнең ЮНЕСКО статусы | начар хәлдә[d][4] |
Ethnologue каталогында телнең статусы | 6b Threatened[d][3] |
Нинди веб-биттә тасвирланган | uralic.clld.org/languages/23 |
Кыскарулар җәдвәле аббревиатурасы | удм. |
Викимедиа проектларында тел коды | udm |
Ар теле Викиҗыентыкта |
Википедиянең
удмурт телендә бүлеге бар!
udm:Кутскон бам
Удмурт теле лексикасында татар һәм рус телләреннән бик күп алынмалар очратып була. Удмурт теле элек рус телендә Вотяк теле дип тә аталган.
Урал төбәгендә, Удмуртиядә удмурт телендә якынча 464 000 кеше сөйләшә. Ә Казакъстанда удмурт телендә якынча 15 000 кеше сөйләшә.
Ар теле Удмуртия республикасының кайбер мәктәпләрендә өйрәнелә. Китаплар, шул исәптән оригиналь һәм тәрҗемә нәфис әдәбият нәшер ителә, теле- һәм радиотапшырулар алып барыла, гәҗит һәм журналлар чыгарыла. Шулай да, [Winkler,6] мәгълүматы буенча ар телендә телетапшыру атнага бер генә мәртәбә чыга, ә аның озынлыгы бары тик 30 минут булып тора.
2013 елда Тәүрат китабы удмурт теленә тулысынча тәрҗемә ителгән булган. Шулай ук башка дини китаплар, Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенең берничә китабы удмурт теленә тәрҗемә ителгән булган.
1947 елдан бирле удмурт теле фәне Ижауда филология факультетында бүлектә укытыла. 1992 елдан Удмурт дәүләт университетында удмурт филология кафедрасы бар.
Татарстанда ар теле күпмедер дәрәҗәдә кайбер мәктәпләрдә һәм курсларда өйрәнелә.