Альп таулары
From Wikipedia, the free encyclopedia
Альп таулары яки Альплар (алм. Alpen, фр. Alpes, итал. Alpi, словен. Alpe) — Көнбатыш Европаның иң зур таулары. Франция, Италия, Швейцария, Алмания, Австрия, Лихтенштейн, Словения илләрнең өлешләрендә урнашалар.
Озынлыгы якынча 1 200 км. Киңлеге 260 км-га кадәр.
Альплар — халыкара туризм, альпинизм, таудан чаңгыда төшү спорты мәркәзе.