Айрат Әбүшахманов, Айрат Әхтәм улы Әбүшахманов (баш. Айрат Әхтәм улы Әбүшахманов, 1974 елның 19 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) — драма театры артисты, режиссёр. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының баш режиссёры (2019 елдан). «Алтын битлек» премиясе номинанты (2008, 2016). БР атказанган сәнгать эшлеклесе (2012). Татарстанның Дамир Сираҗиев (2009), Башкортстанның Салават Юлаев (2020) исемендәге премияләре лауреаты.

Кыска фактлар Айрат Әбүшахманов, Туган телдә исем ...
Айрат Әбүшахманов
Thumb
Туган телдә исем Айрат Әхтәм улы Әбүшахманов
Туган 19 август 1974(1974-08-19) (49 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре театр режиссёры, драма артисты
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Дамир Сираҗиев премиясе (2009)
Салават Юлаев премиясе
Ябу

Тәрҗемәи хәле

1974 елның 19 августында Уфада драма театры артисты, РСФСР атказанган артисты Әхтәм Әбүшахманов (1948) гаиләсендә туган. Уфа сәнгать институтын (Рифкать Исрафилов курсы, 1995), РАТИ (ГИТИС) (П. Хомский курсы, 2003) тәмамлаган.

1995 елданМәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында актёр.

2003 ел — «Яңа драма театры»нда (Мәскәү) режиссёр ярдәмчесе.

2004 елданМ. Гафури театрында: режиссёр, 20052012 елларда һәм 2019 елдан ― баш режиссёр[1][2].

2021 елдан — Россия Федерациясе Театр әһелләре берлегенең (рус. СТД РФ) милли театрлар кабинеты секретаре[3].

Иҗаты

Уйнаган спектакльләре

М. Гафури театры
Thumb
«Кәккүк оясы» постеры
Thumb
«Rudi – never off» постеры
Thumb
Айрат Әбүшахманов

Куйган спектакльләре

Яңа драма театры (Мәскәү)
  • «Җиңү һөнәриләре» (Профессионалы победы) А. Гельман
  • «Шаяннар» (Шутники) А. Островский
  • «Бала табарга вакыт» (Время рожать) В. Ерофеев
  • «Сәяхәтче Синдбад» (Синдбад Мореход) Шульжик
  • «Карнавалның соңгы кичәләреннән берсе» (Один из последних вечеров карнавала) К. Гольдони.
М. Гафури театры
  • «Озын-озак балачак» М. Кәрим
  • «Өзелгән өметләр» Ә. Атнабаев
  • «Кызыл йолдыз» М. Гафури
  • «Кодача» Баязит Бикбай
  • «Ярату гөнаһмы? Т. Миңнуллин
  • «Кәккүк оясы» Кен Кизи
  • «Кар патшабикә» Г.Х. Андерсен
  • «Җырларда – еллар тавышы» (ретро-фантазия)
  • «Мулла» Т. Миңнуллин
  • «Шәүрәкәй» М. Бурангулов
  • «Серле чуен» (Оста һәм өйрәнчек) З.Биишева
  • «Гаиләм» Т. Дәүләтбирдина
  • «Әхмәтзәки Вәлиди Туган» Н. Асанбаев
  • «Алтын ачкыч-Remake» (Буратино) А. Толстой
  • «Маугли» Р. Киплинг
  • «Кызык бу тормыш» В. Шукшин
  • «Юл кагыйдәләре-безнең дуслар» (балалар өчен)
  • «Ай тотылган төндә» М. Кәрим
  • «Бәхет хакы» Х. Мөдәрисова
  • «Rudi – never off...» Ә. Әбүшахманов
Камал театры
Нур театры
  • «Мәзәк очрак» К. Гольдони
Туймазы театры
  • «Рядовойлар» А. Гельман
Стәрлетамак драма театры
Салават драма театры
М. Сеспель театры (Чабаксар)
  • «Кураж анакай һәм балалары» Б. Брехт

«Алтын битлек» премиясенә тәкъдим ителү

Thumb
«Алтын битлек» премиясе билгесе

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Моны да карагыз

Сылтамалар

Искәрмәләр

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.