язучы, драматург. БР халык язучысы (2014) From Wikipedia, the free encyclopedia
Азат Абдуллин, Азат Хаммат улы Абдуллин (1931 елның 26 июне, СССР, РСФСР, БАССР Зиянчура районы, Башкорт Үргене ― 2023 елның 11 ноябре, РФ, Мәскәү) ― язучы, драматург. БР халык язучысы (2014).
Азат Абдуллин | |
---|---|
Азат Абдуллин | |
Тугач бирелгән исеме: | Азат Хаммат улы Абдуллин |
Туу датасы: | 26 июнь 1931 |
Туу урыны: | СССР, РСФСР, БАССР, Зиянчура районы, Башкорт Үргене |
Үлем датасы: | 11 ноябрь 2023 (92 яшь) |
Үлем урыны: | РФ, Мәскәү |
Ватандашлык: | СССР РФ |
Эшчәнлек төре: | драматургия |
Юнәлеш: | драма |
Иҗат итү теле: | рус теле |
Дебют: | «Онытма мине, кояш!» (1963) |
Бүләкләр: | (1984) |
1931 елның 26 июнендә БАССР Зиянчура районы Башкорт Үргене авылында туган.
Урта мәктәпне (1947), Уфа педагогия институтын (1953), Мәскәүдә Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтының аспирантурасын (1956) тәмамлый.
Урта мәктәптән соң ике ел мәктәптә пионер әйдәүчесе, укытучы булып эшли. Аспирантура бетереп, Уфага кайткач, дәүләт университетында (1957-1958) укыта. Соңыннан Мәскәүгә китеп, һөнәри язучы булып китә.[1]. ССРБ язучылар берлеге әгзасы (1968)
2023 елның 11 ноябрендә 92 яшендә Мәскәүдә вафат[2] Үзен Мәскәүдә Востряков зиратында җирләргә васыять иткән[3].
Рус шагыйре Сергей Чекмаревның тормышын һәм иҗатын өйрәнеп, «Онытма мине, кояш!» (Не забывай меня, солнце!) пьесасын (1963) яза. Заманыннан алда баручы кеше фаҗигасенә багышланган «Унөченче рәис» (Тринадцатый председатель) (1979) пьесасы мораль-этик проблеманы кыю куюы белән режиссёрларның игътибарын тарта, беренче тапкыр Мәскәүдә Евг. Вахтангов театрында уйнала, аннан соң пьеса Алма-Ата, Фрунзе, Уфа, Казан, Свердловск, Воронеж һәм чит ил сәхнәләрендә (барлыгы 35 илдә) уңыш белән бара. «Соңгы узаман» (Последний патриарх)(вариант: Сагыш елгасы) пьесасы (1985) аның дәвамы булып тора.
Проза өлкәсендә «Ак сөт» (Белое молоко), «Кызыл чык» (Красная роса) повестьларын язды.
2004 елда Р. Нуриевка багышлап, «Раббым бакчасы» (Нездешний сад) пьесасын язды.[4]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.