Иоанн Павел II
From Wikipedia, the free encyclopedia
Изге Иоа́нн Па́вел II (лат. Ioannes Paulus PP. II, итал. Giovanni Paolo II; интронизациягә кадәр — Ка́роль Ю́зеф Войты́ла, пол. Karol Józef Wojtyła ләһчә әйтелеш (info); 18 май 1920(19200518), Вадовице, ул чакта Краков воеводалыгы, хәзер Кече Польша воеводалыгы, Польша — 2 апрель 2005, Ватикан) — рим папасы, Рим католик чиркәвенең 1978 елның 16 октябреннән алып 2005 елның 2 апреленә кадәр җитәкчесе. 2011 елның 1 маенда Бенедикт XVI тарафыннан әүлияләр исемлегенә кертелгән, 2014 елның 27 апрелендә Франциск тарафыннан изгеләштерелгән.
Изге Иоанн Павел II Ioannes Paulus PP. II | ||||
[[Файл:|200pxpx|Иоанн Павел II]] | ||||
| ||||
---|---|---|---|---|
16 октябрь 1978 ел — 2 апрель 2005 ел | ||||
Сайлау: | 1978 елның 16 октябре | |||
Тәхеткә менү: | 1978 елның 22 октябре | |||
Чиркәү: | Рим католик чиркәве | |||
Элгәре: | Иоанн Павел I | |||
Варис: | Бенедикт XVI | |||
Белем алу: | Ягеллон университеты, Изге Фома Аквиналы исемендәге Папа университеты | |||
Гыйльми дәрәҗә: | Теология докторы | |||
Туганда исем: | Ка́роль Ю́зеф Войты́ла | |||
Туганда исем оригиналда: |
Karol Józef Wojtyła | |||
Туу: | 18 май 1920(1920-05-18) Вадовице, Польша | |||
Үлем: | 2 апрель 2005(2005-04-02) (84 яшь) Ватикан | |||
Күмелгән: | Изге Петр җәмигы | |||
Әти: | Кароль Войтыла | |||
Әни: | Эмилия Качоровская | |||
Рухани дәрәҗәсен алу: | 1 ноябрь 1946 ел | |||
Епископлык хиротониясе: | 28 сентябрь 1958 | |||
Кардинал: | 26 июнь 1967 | |||
Изгеләштерелгән: | 27.04.2014 | |||
Хәтер көне: | 22 октябрь | |||
Автограф: | ||||
Бүләкләр: | Президент Азатлык медале | Алтын Олимпия ордены | Елмаю ордены | |
1978 елда 264 нче папа Иоанн Павел II соңгы 455 ел эчендә сайланган беренче италияле булмаган рим папасы, иң яшь понтификларның берсе һәм беренче славян канлы папа булды.
Идарә итү озынлыгы буенча Иоанн Павелдан Апостол Петр һәм Пий IX (1846—1878) гына алдарак. Аның варисы итеп алман кардиналы Йозеф Ратцингер сайланды, соңгысы исә Бенедикт XVI исеме белән идарә итте.