Әнвәр Нургалиев, Әнвәр Мәрвәр улы Нургалиев (1974 елның 28 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Әлшәй районы, Әүрезтамак) ― эстрада җырчысы, Татарстанның атказанган (2021), Башкортстанның атказанган һәм халык (2021) артисты.
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Әти-әнисе белән төшкән фотосурәте. | |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Хатыны Ирина белән төшкән фотосурәте. | |
Әнвәр Нургалиев | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Әнвәр Мәрвәр улы Нургалиев |
Туу көне |
28 гыйнвар 1974 (50 яшь) |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1999 ― х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Жанрлар |
эстрада |
Коллективлар |
«Ихлас―Моң» театры: |
Бүләкләр | |
anvarnurgaliev |
2024 елның гыйнварында Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча совет составына кертелгән[1][2].
Тәрҗемәи хәле
1974 елның 28 гыйнварында Башкортстан АССР Әлшәй районы Әүрезтамак авылында биш балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Әтисе Мәрвәр көтү көткән, әнисе Нәсимә чөгендер үстергән. Әнвәр башта авылларында рус мәктәбендә, аннары татар мәктәбендә укыган. Уфа сәнгать училищесында белем алган (укытучысы Адель Хәбиб кызы Шәйхелисламова)[2]. Совет Армиясендә хәрби хезмәттә булган. «Опера җырчысы» белгечлеге буенча Уфа дәүләт сәнгать академиясенә (2015 елдан Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты) укырга кергән, өченче курстан икенче бүлеккә күчеп, академияне «камера җырчысы» белгечлеге буенча тәмамлаган[3] (педагоглары Римма Мохтар кызы Мусина, Мәҗит Сәмигулла улы Алкин)[2].
Иҗаты
Беренче мәртәбә сәхнәгә чыгуы I–II сыйныфларда укыганда булган. Эстрада эшчәнлегенең башы ― 1995 елда. 20 яшьлек егет Башкортстанда узган «Туган тел» җыр конкурсында җиңүчеләр арасына керә. 1998 елдан бирле, академия студенты вакытыннан, татар һәм башкорт эстрадасында иҗат итә. 2001 елда, иҗатының башында, Гүзәл Әхмәтова, БР атказанган артисты Марат Шәйбәков белән Айсылу Заһретдинова оештырган «Ихлас» (соңрак «Ихлас-Моң») театр төркеменә кушылып, шунда җырлый. Баштарак Башкортстанда, Себер өлкәләрендә чыгышлар ясый. Татарстанда радио-телевидениегә биргән беренче җыры ― «Соң дисеңме әллә» җыры белән танылу ала. 2010 елдан җырчы үз проектын гамәлгә ашыруга керешә, аның өстендә эшләү барышында сигез аудиоальбом чыгара. 2017 елда Мәскәү шәһәрендә артистның беренче сольный концерты уза[4]. «Кочаклама яратмыйча», «Сине эзләп» дип аталган автор треклары иҗат ителә. Һәр җыр өчен видеоклип төшерелгән, аларны YouTube платформасында карарга мөмкин. Әнвәр Нургалиевның музыкасын шулай ук «Европа+» радиосының онлайн эфирында тыңларга мөмкин.
Җырчының репертуарында иң актуаль темаларга лирик һәм дәртле җырлар бар. Композитор Айдар Тимербаев, шагыйрә, автор-башкаручы Зифа Нагаева һ. б. язган җырларны аеруча яратып башкара. Башкарган кайбер җырлары: «Туган көн» (И. Низамов көе, Р. Хәкимҗанов сүзләре), «Соң дисеңме әллә» (И. Җәлиев көе, Г. Шаһи сүзләре), «Кызым» (Ф. Зөбәиров көе, Р.Таһирова сүзләре), «Сеэнең кебек», «Әни, әти», «Кадерле балакаем» (өчесе дә – З. Нагаева көе һәм сүзләре) һ. б.
Дискография
Үзенең ялгыз җырлау (сольный) карьерасы чорында 7 видео һәм 8 аудиоальбом чыгарган. Беренчесе ― 2016 елда, икенчесе ― 2017 елда. Күп кенә җырлары хитка әйләнгән (мәсәлән, «Кочаклама яратмыйча»)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Башкортстанның атказанган артисты
- 2019 ― TMTV татар музыка телеканалында «ир-атлар арасында иң яхшы клип һәм җыр» номинациясендә лауреат ― «Кочаклама яратмыйча» композициясе белән
- 2021 ― Башкортстанның халык артисты[5]
- 2021 – «ТМТV» музыкаль премиясе
- 2021 ― Татарстанның атказанган артисты[6]
Шәхси тормышы
Хатыны Ирина (Әхмәтҗанова; Бөрҗән районында туган, әтисе Илештән, әнисе Салаваттан), сәүдә институтын тәмамлаган[2]; улы Рафаэль (2000), БДУда юрист белгечлеген үзләштергән; кызы Элина (2005), бию белән шөгыльләнә, Уфа фән һәм технологияләр университетында (элекке БДУ) укый[2].
Хоббие — борынгы тәңкәләр, көнкүреш әйберләре җыю[2].
«Хатыным акыллы, сабыр, хәлгә керә торган, кирәк икән, усал да, йомшак та була. Балалар минем исем белән кычкырып йөрми, очынмый, киресенчә, сиздермәскә тырыша[7]»
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.