инкыйлабчы, сәясәтче, татар телендә чыккан күп санлы газеталарның мөхәррире , язучы From Wikipedia, the free encyclopedia
Сәлах Атнагулов, Сәлахетдин Садри улы Атнагулов, (рус. Атнагулов Салах Садреевич) — инкыйлабчы, сәясәтче, татар телендә чыккан күп санлы газеталарның мөхәррире [4], язучы.
Сәлах Атнагулов | |
---|---|
Туган телдә исем | Сәлахетдин Садри улы Атнагулов |
Туган | 1893 Уфа губернасы Бәләбәй өязе Суккул авылы |
Үлгән | 16 август 1937 Мәскәү |
Яшәгән урын | Юшков йорты[1] Фатыйх Кәрим урамы[2] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе → РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | «Галия» мәдрәсәсе[3] |
Һөнәре | инкыйлабчы, сәясәтче, мөхәррир |
Эш бирүче | «Кызыл Армия»[3], «Кызыл яу»[3], «Эшче»[3] һәм «Ватаным Татарстан»[3] |
Җефет | Зөһрә Сөләйман кызы Мостафина |
Балалар | улы Вил Мостафин, кызлары |
1893 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Ярмәкәй районы) Суккул авылында туган. 7 яшендә авыл мәдрәсәсендә укый башлаган. 1911 елда рус-чуаш мәктәбен тәмамлый. Шул ук елның көзендә укытучылар семинариясенә укырга керә. Соңрак Россиядә иң дәрәҗәле мөселман уку йортларының берсе булып саналган «Галия» мәдрәсәсенә керә. Мәдрәсәне тәмамлагач, үзе теләп, Тамбов губернасының бай татар авылы Әҗегә укытучы булып китә.
1917 елгы җәйге каникул вакытында Уфа губернасында кайнап торган инкыйлаби вакыйгалар уртасында кала. Уфада татар телендә чыккан «Ирек» газетасы тирәсенә тупланган татар сул эсерларының платформасын якын күрә.
1917 елның ноябрь–декабрь айларында Урал һәм Идел буе төрки-татар халкының Милли мәҗлесе эшендә катнаша. Мохтариятлы Идел-Урал штатын тормышка ашыру буенча коллегия (КУВШ) баш сәркатибе була. «Штаттагы хакимият турында» дигән резолюциягә беренче пунктны «Идел-Урал штатында хакимият милли-пропорциональ принцип буенча сайланган эшче-солдат һәм крестьян шуралары кулында булырга тиеш» дип язарга тәкъдим итә. «Корылтай» газетасында 1918 елның 17 февралендә «штатның милли-пропорциональ принцип буенча сайланган шуралар нигезендә төзелүе» игълан ителә. Милли мәҗлес катгый рәвештә канәгатьсезлек белдерә:
Конференция чакырылганчы ук, Идел-Урал штатының Шуралар җөмһүрияте эченә керүен хәл кылып, коллегия штатның дәүләтчелек төзелеше нигезләре турында Милли мәҗлеснең карарын тамырдан боза[5] |
1918 елның язы һәм җәендә Мәскәүдә Үзәк мөселман комиссариаты вәкиле була. Атаман Дутовның ак казаклар фетнәсе башлану белән аны дошман тылына башкорт отрядларын көрәштән чыгарырга (нейтральләштерергә) һәм аларны шуралар ягына чыгарга үгетләү өчен җибәрәләр. Аннан соң 5нче армиянең сәяси бүлеге татар телендә чыгарган «Кызыл яу» газетасы мөхәррире булып эшли. Колчак гаскәрен тар-мар иткәннән соң, Мәскәүдә РКП (б) үзәк комитеты каршындагы шәрык халыкларының үзәк бюросында хәрби инструктор була. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе карамагына күчкәч, татар телендә чыгучы «Кызыл Армия» газетасына мөхәррир итеп билгеләнә.
Кулга алынуга кадәрге 6 ел эчендә фәнни-педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә, Татар педагогия институтында укыта, татар әдәби теле орфографиясе буенча хезмәт яза.
1936 елда «икейөзле троцкийчылар белән элемтәдә торуы, бу фактны фирка оешмасыннан яшереп калуы һәм бу турыда аңлатма биргәндә эчкерсезлек күрсәтмәве өчен» фиркадән чыгаралар. 1936 елның 2 сентябрендә «Шураларга каршы троцкийчы милләтчеләр оешмасы әгъзасы» дип хөкемгә тартыла. 1937 елның 16 августында атып үтерелә.
Ибраһим Сәлахов «Тайгак кичү» әсәрендә Сәлах Атнагулов язмышын да тасвирлый.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.