From Wikipedia, the free encyclopedia
Солтан Морат II мәчете (крт. Džamija Sultan Murat II) — Каратауның (Монтенегро, Черногория) көнчыгышында Косово белән чиктә урнашкан Рожае шәһәрендәге ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Шәһәрнең һәм Каратауның иң зур мәчете. Мәчет аны 1450 елда төзеткән Госманлы империясе солтаны (1421—1444, 1446—1451) Морат II (1403/1404—1451) исеме белән аталган[1]. 1968 һәм 2008 елларда мәчетнең иске биналары сүтелеп, яңалары торгызылган[2].
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Мәчет тарихы фотосурәтләрдә. | |
Рожае шәһәре халкының (9 5117, 2011) 92 % ын славян-мөселманнар (босниялеләр, бошнаклар) тәшкил итә. Шәһәрнең 5 мәчете бар, шулар арасында Солтан Морат II мәчете — иң борынгысы, иң зурысы, иң матуры.
Мәчет 1450 елда госманлы архитектурасы стилендә төзелгән. Госманлы империясе солтаны Морат II мәчетне әнисе истәлегенә төзеткән.
Мәчет берничә тапкыр ремонтланган. Иске мәчет бинасы таушалу сәбәпле, аның нигезендә тулысынча үзгәртелгән яңа мәчетләр төзелгән. 1966 елның сентябрендә төзелеш башланган һәм 1968 елда төгәлләнгән. 1977 елда мәчет янында ике манара торгызыла.
Мәчеттә 1854 елда Хөршид-паша Багдадлы боерыгы буенча төзелгән төрбә сакланып калган. Әлеге төрбә 1750 елда янычарлар тарафыннан үтерелгән күренекле Босния язучысы һәм гаделлек өчен көрәшүче Мөхәммәт Ужичанин (Muhamed Užičanin) каберендә төзелгән[3].
2004 елның уртасында әлеге мәчет яңа мәчет төзү өчен җимертелгән. Яңадан төзелгән мәчет рәсми рәвештә 2008 елда ачылган. Мәчетнең ике манарасы, тугыз гөмбәзе бар (аларның сигезе кечкенә һәм берсе зур). Беренче катта госелханә һәм ярдәмче бүлмәләр урнашкан, икенче кат гыйбадәт кылу өчен файдаланыла[4].
2005 елда Төркиянең Сербия һәм Каратаудагы илчесе Сервет Октем (tr) мәчеткә реконструкция ясау өчен Рожае шәһәре хакимиятенә 65 000 € тапшыра.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.