From Wikipedia, the free encyclopedia
Себастьян Курц (алман. Sebastian Kurz, 1986 елның 27 августы, Австрия, Вена) — Австрия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2013—2017 елларда Австриянең тышкы эшләр министры. 2017 елның 18 декабреннән 2019 елның 27 маена кадәр һәм икенче тапкыр 2020 елның 7 гыйнварыннан 2021 елның 11 октябренә кадәр Австриянең федераль канцлеры. 2017 елдан Австриянең халык фиркасе рәисе. Сайланган вакытында — дөньяның иң яшь премьер-министры (33 яшь).
Себастьян Курц | |
---|---|
Австрия федераль канцлеры | |
Вазыйфада 2020 елның 7 гыйнвары – 2021 елның 11 октябре | |
Президент | Александр Ван дер Беллен |
Аңа кадәр | Бригитте Бирляйн |
Дәвамчысы | Александр Шалленберг |
Австрия федераль канцлеры | |
Вазыйфада 2017–2019 | |
Австрия тышкы эшләр министры | |
Вазыйфада 2013–2017 | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 27 август 1986 (38 яшь) Вена шәһәре, Австрия |
Сәяси фирка | Австриянең халык фиркасе |
Белем | Вена университеты |
1986 елның 27 августында Венада туган, әтисе — инженер, әнисе — укытучы. Эрльгассе федераль гимназиясен тәмамлагач, 2004—2005 елларда хәрби хезмәт бурычын үти. Вена университетының юридик факультетын тәмамлаган.
17 яшьтә Себастьян Курц Австриянең халык фиркасенең (АХФ) яшьләр оешмасына керә, ә 23 яшендә оешманың Вена комитетын җитәкли. 2009 елда ул АХФ яшьләр оешмасының рәисе итеп сайлана.
2010—2011 елларда С. Курц Вена шәһәр шурасы составына керә.
2011 елның апрелендә С. Курц яңа булдырылган интеграция эшләре буенча Дәүләт сәркатибе вазифасына билгеләнә (Австрия эчке эшләр федераль министрлыгының бер өлеше).
2013 елда Австриядә узган сайлауларда Австриянең милли шурасына (парламент) сайланган.
2013 елның 16 декабрендә С. Курц Австриянең тышкы эшләр министры вазифасына билгеләнә. Австриянең тышкы сәяси ведомствосы башлыгының вәкаләтләре С. Курц үтенече буенча киңәйтелә һәм социаль интеграция мәсьәләләрен дә үз эченә ала. Вазифага билгеләнгән вакытта Себастьян Курц Австрия хөкүмәтенең иң яшь министры, Аурупа берлегендә һәм дөньяда иң яшь чит ил эшләре министры булып тора.
2017 елның 1 гыйнварыннан 18 декабренә кадәр Австриянең тышкы эшләр министры сыйфатында АИХО (ОБСЕ) рәисе була.
2017 елның 15 октябрендә Австриядә вакытыннан алда узган парламент сайлауларында С. Курц җитәкләгән Австрия халык фиркасе беренче урынны ала. Сайлаулар нәтиҗәләре буенча Себастьян Курц Австриянең федераль канцлеры вазифасына билгеләнә.
2017 елның 15 декабрендә С. Курц Австриянең уң ирек фиркасе (АУИФ) белән коалицион килешүгә ирешә, шул нигездә АУИФ саклану, чит ил һәм эчке эшләр министрларының портфельләрен ала.
2017 елның 18 декабрендә С. Курц хөкүмәт башлыгы вазифасына керешә, ул вакытта дөньядагы иң яшь эшләүче хөкүмәт башлыгы була.
2019 елның 27 маенда Австрия парламенты Себастьян Курцка аның хөкүмәте вәкилләре турында Ибицада (Испания) төшерелгән видео нигезендә чыккан җәнҗал (de) сәбәпле ышанычсызлык белдерә[1]. 1945 елдан башлап, бу очрак — ил парламенты канцлерны вазифасыннан читләштергән беренче очрак. Икенче көнне С. Курц отставкага китәргә дигән карар кабул итә. Вакытлыча канцлер итеп Бригитте Бирляйн (Brigitte Bierlein) билгеләнә[2].
2019 елның 29 сентябрендә вакытыннан алда узган парламент сайлауларында С. Курц җитәкчелегендәге Австрия халык фиркасе яңадан җиңү яулый.
2020 елның 7 гыйнварында С. Курц Австриянең федераль канцлеры вазифасына икенче тапкыр керешә[3].
2021 елның октябрь башында Австрия прокуратурасы С. Курцны коррупциядә гаепләү буенча тикшерү башлый. Курц һәм аның берничә якын кешесе дәүләт хисабына Австрия таблоидларыннан берсенең редакциясенә уңайлы публикацияләр өчен түләүләре хакында шикләнү белдерелә. Курц журналистларны сатып алуда гаепләүләрне ялган дип атаган һәм, объектив тикшерүне көткәндә, 2021 елның 9 октябрендә отставкага китә һәм үз вазифасын Австриянең чит ил эшләре министры Александр Шалленбергка бирә[4].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.