From Wikipedia, the free encyclopedia
Илсур Рәис улы Метшин (1969 елның 24 апреле, Түбән Кама, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 2005 елның 17 ноябреннән Казан мэры. Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре администрациясе башлыгы (1998—2005). «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Юридик фәннәр кандидаты.
Илсур Рәис улы Метшин | |
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | Россия |
Туу датасы | 24 апрель 1969 (55 яшь) |
Туу урыны | Түбəн Кама, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | сәясәтче |
Башкарган вазыйфа | мэр, БШҖХ рәистәше[d][1], рәис[d][2] һәм БШҖХ Президенты[d][3] |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Академик дәрәҗә | юридик фәннәр нәмзәте[d] |
Активлык урыны | Казан |
Сәяси фирка әгъзасы | Бердәм Русия |
Намзәт булган сайлаулар | 2019-2022 БШҖХ Президиумы сайлаулары[d] |
Бүләкләр | |
Рәсми веб-сайт | metshin.com/en/ |
Илсур Метшин Викиҗыентыкта |
Илсур Метшин 1969 елның 24 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә туа. Түбән Каманың 11 нче номерлы урта мәктәбендә белем ала. 1987—1991 елларда Казан Дәүләт Университетының юридик факультетында хокук белеме белгечлеге буенча укый. Университетны тәмамлагач, 1992 елда шул ук факультетның аспирантурасында укуын дәвам итә. Юридик фәннәр кандидаты. 1988—1989 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә.
1993 елдан Казанда хакимият-хуҗалык эшендә. 1995—1997 елларда Казан шәһәре Совет районы администрациясе аппараты җитәкчесе. 1997—1998 елларда — Вахитов районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары, «Казанский посад» территориясе префекты.
1998 елдан Түбән Кама районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы, Түбән Кама халык депутатларының берләштерелгән Советы рәисе. 2000 елдан башлап, II чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. 2005 елның 17 ноябреннән 31 декабренә кадәр — Казан шәһәре администрациясе башлыгы, 2006 елның 1 гыйнварыннан — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе. 2006 елның 12 мартында Казан шәһәре Думасы депутаты, 2006 елның 17 мартында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы итеп сайлана. 2006 елның 28 сентябрендә «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсе политсоветы әгъзасы һәм аның секретаре итеп сайлана[4].
2006 елдан Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасының (БШһҖХО, ингл. UCLG, рус. ОГМВ) Ауразия бүлеген җитәкли. 2013 елда икенче мөддәткә җитәкче (президент) итеп сайлана[5]. 2018 елның 5 октябрендә БШһҖХО Ауразия бүлегенең (ингл. CEMR) Чабаксарда узган Генераль ассамблеясендә өченче мөддәткә оешманың Ауразия бүлеге җитәкчесе (президенты) итеп сайлана[6].
2010 елның 27 октябрендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы итеп сайлана[7]. 2015 елның 21 сентябрендә яңадан Казан шәһәре мэры итеп шәһәр Думасы тарафыннан сайлана[8].
2014 елда Илсур Метшин мәктәпләрдә Чарльз Дарвинның эволюция теориясен укытуга каршы чыга[9].
2015 елның сентябреннән 2017 елның 31 маена кадәр — «Рубин» футбол клубы президенты[10].
2019 елдан — БМО каршындагы җирле хакимият органнарының консультатив комитеты президенты.
2021 елдан ― Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасы президенты.
2022 елдан ― Берләшкән Милләтләр Оешмасының Җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты президенты [11].
2024 елда БРИКС+ шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе рәисе (Ассоциация барлыкка килгән чорда)[12].
Эшче гаиләдә үскән, әтисе — инженер, әнисе шәфкать туташы булып эшләгән. Илсур Метшинның ике абыйсы бар: Айдар Метшин — Түбән Кама мэры һәм Айрат Метшин — «Түбән Кама нефтебазасы» ҖЧҖ директоры[21].
Өйләнгән, хатыны — Гөлнара Метшина. Дүрт баласы: өч улы (Тимур, Таһир, Радмир) һәм кызы (Алия) бар[21].
Яшь чактан Илсур Метшин хоккей һәм футбол уены белән мавыга.
Гаиләсе белән Петровский бистәсендә яши[22].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.