Россия Европа өлешенең көньяк-көнчыгышында урнашкан шәһәр, Волгоград өлкәсенең үзәге From Wikipedia, the free encyclopedia
Волгогра́д яки Сарысу (рус. Волгоград — Идел каласы, төрки телләрдә Сарысу, Сары-Чин) — Россия Европа өлешенең көньяк-көнчыгышында урнашкан шәһәр, Волгоград өлкәсенең үзәге.
Волгоград | |
рус. Волгоград | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1589 |
---|---|
Рәсми исем | Волгоград |
Кушамат/тәхәллүс | Волжская твердыня[1] |
... хөрмәтенә аталган | Идел |
Демоним | волгоградец, волгоградка, волгоградцы, валгаградзец, валгаградка, валгаградцы, volgogradenc һәм volgogradenca |
Нигезләүче | Засекин, Григорий Осипович[d], Роман Васильевич Алферьев[d] һәм Иван Афанасьевич Нащокин[d] |
Дәүләт | Россия[2] |
Нәрсәнең башкаласы | Волгоград өлкәсе һәм «Волгоград каласы» шәһәр округы[d][2] |
Административ-территориаль берәмлек | «Волгоград каласы» шәһәр округы[d][2] |
Сәгать поясы | UTC+04:00 һәм UTC+03:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Идел |
Хөкүмәт башлыгы | Андрей Владимирович Косолапов[d] |
Халык саны | 1 004 763 (1 гыйнвар 2021)[3] |
Административ бүленеше | Волгоградның Трактор заводы районы, Волгоградның Кызыл Октябрь районы, Волгоградның Үзәк районы, Волгоградның Дзержинский районы, Волгоградның Ворошилов районы, Волгоградның Совет районы, Волгоградның Киров районы һәм Волгоградның Кызыл Армия районы |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 80 метр |
Кардәш шәһәр | Ковентри[4][5], Острава, Кеми[d][5][6], Льеж[5][7], Дижон[5][8], Торино[5], Порт-Саид[d][5], Чинай[5], Хиросима[5], Райниккендорф[d], Хемниц[5][9], Русе[d][5], Гирин[d][5], Крушеватс[5], Тирасполь[10], Плоньск[d][5], Сандански[d], Орландо, Олевано-Романо[5], Кливленд[5], Торонто, Чыңду[11][5], Ереван[5][12], Измир[13][5], Ортона[5], Көлн[5][14], Күстәнҗә, Цюйцзин[d][5] һәм Киев[15][16] |
Бүләкләр | |
Мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә керә | Волгоград мәдәни мирас объектлары исемлеге[d] |
Мирас статусы | Россиянең мәдәни мирас объекты[d] |
Мәйдан | 859 км² |
Почта индексы | 400001–400138 |
Рәсми веб-сайт | volgadmin.ru(рус.) |
Яклаучы изге | Александр Невский |
Феноменның икътисады | Волгоград икътисады[d] |
Беренче язма телгә алу | 1579 |
Җирле телефон коды | 8442 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | Төркем:Волгоград шәрәфле ватандашлары[d] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Волгоградта җирләнгәннәр[d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | Төркем:Волгоград күренешләре[d] |
Волгоград Викиҗыентыкта |
Шәһәр Идел елгасының уң яры ~60 километрга буйлап сузылган, Мәскәүдән 961 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.
Волгоградтан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Воронеж ~ 582 км Тамбов ~ 519 км | Сарытау ~ 389 км Камышлы ~ 195 км | Җаек ~ 836 км Ырынбур ~ 1114 км | |||||||
Луганск ~ 533 км Каменск-Шахтинский ~ 378 км | |||||||||
Волгодонск ~ 308 км Ростов-на-Дону ~ 492 км | Әлиста ~301 км | Әстерхан ~ 436 км | |||||||
Вологоград һәм Волгоград өлкәсе халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.
Волгоград климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 12,0 | 14,0 | 21,4 | 29,3 | 37,7 | 40,1 | 40,9 | 41,1 | 38,8 | 31,5 | 18,9 | 11,5 | 41,1 |
Уртача максимум, °C | −3,5 | −3,3 | 3,3 | 14,5 | 21,4 | 26,4 | 29,3 | 28,1 | 21,3 | 12,7 | 3,4 | −2 | 12,6 |
Уртача температура, °C | −6,3 | −6,7 | −0,5 | 9,2 | 15,9 | 20,9 | 23,5 | 22,3 | 15,6 | 8,0 | 0,3 | −4,8 | 8,1 |
Уртача минимум, °C | −9,2 | −9,9 | −4 | 4,1 | 10,1 | 15,0 | 17,5 | 16,2 | 10,3 | 3,9 | −2,5 | −7,6 | 3,7 |
Абсолют минимум, °C | −32,6 | −32,1 | −27,8 | −10,1 | −2,6 | 0,0 | 7,0 | 2,8 | −3 | −12 | −23,9 | −30,5 | −32,6 |
Явым-төшем нормасы, мм | 28 | 23 | 20 | 24 | 41 | 39 | 36 | 28 | 25 | 25 | 26 | 32 | 347 |
Чыганак: Погода и Климат |
Төрки чыганаклар буенча Идел буе Болгары дәверендә бу урында сәүдә ноктасы Сарысу шәһәрчеге (кайбер чыганак буенча Сары Тиен (Сары Чин), болгарлар кайбер очракта тиен тире - тәңкә буларак кулланган) салынган. Идел буе Болгары һәм Шәрекъ - Фарсы иле, Бохара әмирлеге - арасында сәүдә иткән өчен фактория шәһәрчеге булып торган. Татар халык иҗатында борынгы исеме калган:
«Болгар иленең кызлары» җырыннан
…Иш суыннан билән ага
Сары-чингә, Итилгә,
Газиз башын хур була икән
Ялгыз калсаң чит илдә.
Алтын Урда чорында Сарысу шәһәре сәүдә-хәрби ныгытмасы булып торган.
14 гасырда Алтын Урда бәкләрибәге Мамай кирмән янындагы калкулыкта каравыл ныгытмасына нигез салган. Бер риваять буенча бу курганда бәкләрибәк Мамай алтыннан коелган киемнәрендә күмелгән. Ләкин Мамайның чын кабере Кырымда табылган.
Мамай салган ныгытмасы булганга күрә Мамай курганы аталган, биредә бик канкойгыч сугышлар узган: Аксак Тимер һөҗүме һәм Сталинград сугышы.
Аксак Тимер Алтын Урдага һөҗүм иткәннән соң 1391-1395 елларда татар Сарысу шәһәренә зур зыян китергән, күп биналар җимерелгән иде.
1589 елда татар Сарысу шәһәре рус гаскәре буйсындырган, һәм русча Сарысу - "Царицын" әйтелеше башланган.
Июльдә, Урал казаклары белән берләшү өчен, Дон гаскәре Царицынны алырга омтыла. 1918 елның август - сентяберндә Дон гаскәре Поворино һәм Воронежка таба һөҗүмгә күчте. 11 сентябрьдә совет сәргаскәрлеге үзенең гаскәрләрне Көньяк фронтка туплады. 24 сентябрьгә совет гаскәрләре казакларның Воронең-Пововрино юнәлешендә һөҗүмен туктаталар, ә Царицын юнәлешендә Красновның гаскәрләрне Дон артына чигендерә.
1589 елдан 1925 елга кадәр шәһәр Цари́цын (Сарысу) исемен, ә 1925 елдан 1961 елга кадәр Сталингра́д исемен йөртә. 1942-1943 елларда барган Сталинград сугышы дөнья тарихында зур роль уйнаган, Икенче бөтендөнья сугышы иң зур хәрби-сәяси вакыйгасы.
1961 елда Волгоград исеме кушыла.
1811[17] | 1840[18] | 1856[17] | 1863[17] | 1897[19] | 1913[17] | 1926[17] | 1931[17] | 1939[17] | 1959[20] | 1970[21] | 1979[22] | 1989[23] | 2002[24] | 2010[25] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~3 800 | 4 605 | ~7 200 | ~8 400 | 55 186 | ~100 800 | ~153 500 | ~304 100 | ~445 000 | 593 844 | 817 647 | 928 692 | 998 894 | 1 011 417 | 1 021 244 |
Волгоград агломерациясе — Волгоград өлкәсе территориясендә урнашкан бер үзәкле шәһәр агломерациясе. Халык саны — 1,4 млн кешедән артык (Көньяк федераль округы халкының ~10% өлеше, Волгоград өлкәсе халкының ~55% өлеше). Агломерация составына Волгоград, Волжский, Краснослободск шәһәрләре, Городище, Светлый Яр, Средняя Ахтуба штб-лары керәләр.
Идел буендагы шәһәр, порт. Идел-Дон каналының башы, тимер юл төене. Халык исәбе 981,9 мең кеше (2009). Машина ясау (трактор), кара һәм төсле металл, нефть һәм нефть химиясе, төзелеш материаллары, азык-төлек ширкәтләре үскән. Иделдә ГЭС. Каһарман шәһәр, Бөек Ватан сугышы (1941–1945 еллар) истәлекләренә бай. Дөньяда иң биек скульптура (82,3 м) — Ватан ана монументы Волгоград шәһәрендә урнашкан.
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.