From Wikipedia, the free encyclopedia
Измөхәмбәтов Бактыкожа Сәләхетдин улы (1 сентябрь 1948, Денгиз районы, Гурьев өлкәсе) — Казакъстанның дәүләт эшмәкәре, Казакъстан Республикасы Парламентының Түбәнге палата депутаты, РОО "Ветераннар оешмасы" Үзәк советы Җитәкчесе.
каз. Бақтықожа Салахатдинұлы Ізмұхамбетов | |
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | Казакъстан |
Туу датасы | 1 сентябрь 1948 (75 яшь) |
Туу урыны | Курмангазинский район[d], Гурьев өлкәсе, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР |
Һөнәр төре | сәясәтче |
Әлма-матер | Уфа дәүләт нефть-техника университеты |
Академик дәрәҗә | техник фәннәр докторы[d] |
Сәяси фирка әгъзасы | Нур Ватан[d] һәм Аманат (фирка) |
Бүләкләр | |
Бактыкожа Измөхәмбәтов Викиҗыентыкта |
Бактыкожа Сәләхетдин улы Измөхәмбәтов 1948 елның 1 сентябрендә Гурьев өлкәсенең (Атырау өлкәсе) Денгиз районында (хәзер Кормангазы районы) укытучылар гаиләсендә туган. Байулы кабиләсенең адай ырыуынан[1]. 1966 елда 11 нче класны тәмамлый һәм Уфа нефть институтына укырга керә. Бу уку бинасын 1971 елда тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген «Эмбанефть» берекмәсендә бораулаучы булып башлый. Казакъ фәнни-тикшеренү нефть институтында төрле вазифалар били.
1981 елдан 1987 елга кадәр Йәмән Республикасында командировкада була.
Атырау тәҗрибә-методик экспедициясендә баш технологы, башлыгы була.
1991—1993 елларда Геология һәм җир асты байлыкларын саклау министрлыгында җитәкче вазифаларда эшли.
«Казахтуркмунай» берлектәге предприятиесенең, «Казмунайгаз» диңгез нефть компаниясенең генераль директоры итеп тәгаенләнә, «КазМунайГаз» Милли нефть компаниясенең идарә итүче директоры, Казакъстан Республикасының энергетика һәм минераль ресурсларының беренче вице-министры.
2006 елның гыйнварыннан 2008 елның августына кадәр —Казакъстан Республикасының Энергетика һәм минераль ресурслар министры[2].
2008 елның авгусыннан 2012 елның гыйнварына кадәр Көнбатыш-Казакъстан өлкәсендә акым була.
2012 елның 20 гыйнварында Парламентның түбән палата депутатлары Казакъстан Республикасының Парламентының Түбән палата вице-спикеры вазифасына депутат Измөхәмбәтов Бактыкожа өчен тавыш бирәләр.
2012 елның 15 августында Казакъстан Республикасы Президенты Указы белән Атырау өлкәсенең акымы итеп тәгаенләнә[3]. 2016 елның 25 мартында Казакъстан Республикасы Түбән палата депутаты, шулай ук Казакъстан Республикасы Парламентының Түбән палата рәисе итеп сайлана[4]. Инглиз һәм төрек телләрен белә.
2016 елның 21 июнендә "Ветераннар оешмасы" җөмһүрият җәмәгать оешмасы Үзәк советы Президиумының чиратсыз утырышында "Ветераннар оешмасы" РОО Үзәк советы рәисе итеп сайлана[5]
Улы: Измөхәмбәтов Салават Бактыкожа улы (25 ноябрь 1971 ел) — Казакъстан шахматчысы, гроссмейстеры (1996).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.