Агачлар утырту көне (Агач утырту көне, Агачлар көне, Агач көне, Урман утырту көне) — шәхесләрне һәм төркемнәрне агачлар утыртырга һәм алар артыннан карарга чакыручы дөньяви бәйрәм. 1872 елны АКШның Небраска Сити, Небраска штатында Юлиус Стерлинг Мортон исемле шәхес тарафыннан барлыкка килә. Шул елның 10 апрель көнендә урын алган беренче агачлар көнендә якынча 1 миллион агач утыртылды.
Әлегә шундый бәйрәмнәр күп илләрдә урын ала.
Көннәр
Австралия
28 июль — мәктәпләрдә, 30 июль — илнең башка оешмалар өчен.
Алмания
Агач утырту көне — 25 апрель, 1952 елдан бирле билгеләнә.
Алжир
Милли агач утырту көне — 27 октябрь.
АКШ
Милли агач утырту көне — апрель аеның соңгы җомгасы
Бельгия
Фландрияда — 21 март яки аның тирәсендә.
Бразилия
21 сентябрь.
Венесуэла
Милли агач утырту көне — май аеның соңгы якшәмбесе.
Индия
Милли агач утырту көне (Van Mahotsav) — 5 июнь, 1950 елдан бәйрәм ителә.
Иран
Милли агач утырту көне — 2012 елда 5 март көненә төште.
Иудаизм
Ту Бишват (агачлар яңа елы) Шват аеның 15нче көненә төшә — гадәттә гыйнвар яки февральга туры килә..[1].
Камбоджа
1 июнь.
Канада
Милли урман атналыгы — сентябрьның соңгы атнасы — дәвамында. Maple Leaf Day — соңгы чәршәмбе.
Онтарио агачлар утырту атналыгын апрель аеның соңгы җомгасы һәм май аеның беренче якшәмбесе арасында бәйрәм итә.
Яңа Скотияда агач утырту көнен майның беренче тулы атнага туры килгән милли урман атналыгының пәнҗешәмбесендә бәйрәм итә.
Принц Эдвард утравы агачлар утырту көнен майның өченче җомгасында, агачлар утырту атналыгы дәвамында бәйрәм итә.[2]
Кения
Милли агач утырту көне — 21 апрель.
Коста Рика
Милли агач утырту көне — 15 июнь.
Көньяк Африка
1999 елдан бирле милли агач утырту көне Милли агач утырту атналыгына үзгәртелде, 1-7 сентябрь. Two trees.
Көньяк Корея
Милли агач утырту көне — 5 апрель.
Кытай
Милли агач утырту көне — 12 март.
Лесото
Милли агач утырту көне — 21 март.
Люксембург
Милли агач утырту көне — ноябрь аена туры килә.
Македония Җөмһүрияте
Беренче милли агач утырту көне — 2008 елның 12 март булды.
Малави
Милли агач утырту көне — декабрь аеның икенче дүшәмбесе.
Мексика
Милли агач утырту көне — июль аеның икенче пәнҗешәмбесе.
Мисыр
Милли агач утырту көне — 15 гыйнвар.[чыганагы?]
Намибия
Милли агач утырту көне — 8 октябрь.[3]
Нигер
Милли агач утырту көне (бәйсезлек көнендә билгеләнә) — 3 август.
Нидерландлар
Милли агач утырту көне — март аеның өченче чәршәмбесе. Кайбер муниципалитетлар — 21 сентябрь тирәсе билгели.[4].
Пәкъстан
Милли агач саклау көне — 18 август.[5]
Польша
Милли агач утырту көне — 10 октябрь.
Португалия
Милли агач утырту көне — 21 март.
Тайвань
Милли агач утырту көне — 12 март.
Танзания
Милли агач утырту көне — 1 гыйнвар.
Уганда
Милли агач утырту көне — 24 март.
Украина
Милли агач утырту көне (әйләнә-тирә мохит көне) — апрельның өченче шимбәсе.
Үзәк Африкан Җөмһүрияте
Милли агач утырту көне — 22 июль.
Филипиннар
AМилли агач утырту көне — 25 июнь.
Чехия Җөмһүрияте
Милли агач утырту көне — 20 октябрь. Ел агачы сайлана.
Шри-Ланка
Милли агач утырту көне — 15 октябрь.
Яңа Зеландия
Милли агач утырту көне — 3 июль, 1890 елдан бирле билгеләнгән иде.
1977 елдан бирле — 5 июнь.
Япония
Японияның яшеллек көне 4 майга туры килә.
Шулай ук карагыз
- Җир көне
- Яшеллек көне
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.