Татарстанның икенче президенты, Татарстан Республикасы Рәисе From Wikipedia, the free encyclopedia
Рөстәм Миңнеханов, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов (1957 елның 1 марты, Яңа Арыш авылы, Балык Бистәсе районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — сәясәт эшлеклесе. «Татнефть» ААҖ мөдирләре шурасы җитәкчесе. Татарстан республикасының икенче президенты (2010-2023), 2023 елның 5 февраленнән ― Татарстан Республикасы Рәисе.[3][4] Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы рәисе.
Рөстәм Миңнеханов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Röstäm Nurğäli ulı Miñnexan |
Туган | 1 март 1957 (67 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш |
Яшәгән урын | Патрис Лумумба урамы[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Русия дәүләт сәүдә-икътисад университеты[d], Казан дәүләт аграр университеты һәм Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты[d] |
Һөнәре | сәясәтче, икътисадчы |
Сәяси фирка | Бердәм Русия |
Җефет | Гөлсинә Әхәт кызы (1969), эшмәкәр |
Балалар | уллары Ирек (1989—2013), Искәндәр (2008)[2] |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре докторы[d] (2001) |
Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССР-ның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа.
Өйләнгән, ике улы бар иде.
2010 елның 22 гыйнвар көнне Россия президенты Дмитрий Медведев Татарстан президенты вазыйфасына «Бердәм Россия» фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгән өч намзәт арасыннан Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановны сайлап алуы турында белдерде.[5] 4 февраль көнне Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләрен бирде.[6]
2010 елның 25 март көнне Рөстәм Миңнеханов Казанда үткән махсус тантанада ант китергәннән соң Татарстан президенты вазыйфаларын үтәүгә кереште[7][8].
2020 елның 14 сентябрендә узган Татарстан Президентын сайлауларда сайлаучыларның 83,28 % тавышын җыеп (1 939 316 сайлаучы аңа тавышын биргән), өченче срокка Татарстан президенты итеп сайлана[9].
Хатыны Гөлсинә Әхәт кызы, уллары Ирек (1989—2013), Искәндәр (2008).
Р. Н. Миңнехановка Тыва ордены тапшыру. Кызыл, 2016 ел. | Р. Н. Миңнехановка Тыва ордены тапшырылды. Кызыл, 2016 ел. | Р. Н. Миңнеханов Казан Кремлендә эш кабинетында |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.