Үзәк Америкадагы ил From Wikipedia, the free encyclopedia
Ме́ксика Кушма́ Штатлары́ (исп. Estados Unidos Mexicanos) – Төньяк Америкада урнашкан дәүләт. Төньякта АКШ белән, көньяк-көнчыгышта Белиз һәм Гватемала белән чиктәш, көнбатышта Калифорния култыгы һәм Тын океан сулары белән, көнчыгышта Мексика култыгы һәм Кариб диңгезе сулары белән юыла.
Байрак
| |
Шигарь | Derecho ajeno es la paz |
---|---|
Башкала | Мехико |
Халык саны | 124 777 324 (2017) |
Нигезләнгән | 16 сентябрь 1810 |
Сәгать кушагы | Үзәк вакыт зонасы |
Рәсми тел | испан теле, нахуатль теле |
География | |
Мәйдан | 1,972,550 км² |
Координатлар | 23°N 102°W |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы исеме | Мексика президенты |
Дәүләт башлыгы | Клаудия Шейнбаум |
Башлык исеме | Мексика президенты |
Хөкүмәт башлыгы | Клаудия Шейнбаум |
Икътисад | |
ТЭП | 1 272 839 миллион US$ (2021), 1 414 187 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Миксикә писысы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 5% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 2.243 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.758 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 77.118 ел (2016)[4] |
Пенсия яше | 65 яшь |
Джини коэффициенты | 45.4 (2020)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[6] |
Челтәр көчәнеше | 127 вольт[7] |
Телефон коды | +52 |
ISO 3166-1 коды | MX[8] |
ХОК коды | MEX |
Интернет домены | .mx |
Мексиканың ярлары аз ергаланган, иң эре ярымутраулары — Калифорния һәм Юкатан. Тын океандагы берничә утрау да Мексика составына керә. Дәүләт территориясенең зур өлешен Мексика таулыгы (биеклек 1000–2000 метр, иң биек урыны — Орисаба вулканы — 5700 м) алып тора. Ярга якын урыннары тигезле. Мексика култыгында нефть-газлы бассейн, Мексика таулыгында төсле металл мәгъдәннәре (бакыр, кургашын, көмеш, төрекөмеш, мышьяк, сөрмә, кадмий, висмут, кургаш, вольфрам, алтын), дәүләтнең төньяк-көнчыгышында ташкүмер, тимер һәм уран мәгъдәннәре, күкерт чыганаклары бар.
Климаты тропик, төньякта субтропик. Гыйнварның уртача температурасы +10°…+25°С, июльнеке +15°…+30°.
Һәзерге Мексика җирләрендә беренче кешеләр б.э.к. XX меңьеллыкта ук булганын дәлилләгәннәр. Б.э.к I меңьеллыкта инде бу җирләрдә утрак кабиләләр формалаша башлый.
Б.э.к XII—V гг. Мексика җирләрендә соңга таба барлыкка килгән гадәти цивилизацияләргә зур йогынты ясаган Ольмеклар культурасы чәчәк ата. Бу гадәти цивилизацияләрнең чәчәк атулары IV—IX гг. б.э.к. туры килә. Бу теотиуакан, сапотеклар, тотонаклар, майя культуралары була. Майя цивилизациясе ирешкән уңышлар арасында: иероглифлар ярдәмендә язу, үз вакыты өчен бик зур үсеш алган архитектура һәм декоратив-сәнгать, математика һәм астрономия өлкәләрендә зур белемнәр, тогәл календарь. XII гасырда Үзәк Мексикада ацтек кабиләләре килеп чыгалар. Алар шул тирәдә яшәгән күп кенә кабиләләрне үзләренә буйсындырып бөек империя барлыкка китерәләр [9].
1517 елда Мексика җирләре европалылар тарафыннан үзләштерелә һәм яулап алына башлый. Испанлылар Мексика култыгы яр буйларына өч экспедиция җибәрәләр. Беренчесенең башында Франсиско Эрнандес де Кордоба торган, икенчесенең башында (1518 елда) — Хуан де Грихальва. Өченче экспедиция Эрнан Кортес җитәкчелеге астында 1519 елда уза.
Мексика дөньяви ил булып тора һәм XIX гасыр уртасыннан дин ирегенә юл куя. Мексика халкының (126 млн кеше, 2020 елга) 88,9 % ы – христианнар (шуның эченнән 82 % ы католиклар, 6 % ы протестантлар), 10 % ы – дингә ышанмаучылар, 0,2 % ы – башка диннәр (Ислам, Бәһаи, Яһүд дине, Буддачылык, Һинд дине, Сикхизм) тарафдары.
Испанча | Татарча |
:HIMNO NACIONAL MEXICANO
|
:МЕКСИКА ДӘҮЛӘТ ГИМНЫ
|
1853 елның декабрендә генерал Санта Анна (Santa Anna) иң яхшы патриотик шигырьгә бәйге игълан итә. Жюри карамагына тапшырылган 27 шигырьдән Франсиско Гонсалес Боканеграның (Francisco González Bocanegra (1824-1861) 10 куплетлык әсәрен җиңүче дип таныйлар. Жюри карарын раслагач, Санта Анна композиторлар өчен дә бәйге игълан итә. Унҗиде кеше үзенең музыкаль иҗат җимешен тапшыра, һәм 500 долларлык бүләк испан композиторы Хайме Нуньоска (Jaime Nuñóz (1824-1908) насыйп була. Ул бу вакытта Мексикада милли әркистер дирижёры булып хезмәт иткән. Музыка авторы Каталониянең Жерона (Gerona) шәһәрендә туган.
Милли гимнның премьерасы 1854 елның 16 сентябрендә Мехико шәһәренең Санта Анна театрында (Teatro de Santa-Anna) үткәрелә, хәзер ул Милли театр дип атала. Озакламый Хайме Нуньос АКШның Баффало шәһәренә күчеп китә. 1901 елда аны яңадан Мексикага чакыралар, композитор гомуммилли танылуга лаек була, аңа акчалата премия, алтын һәм көмеш мидәлләр тапшыралар. Нуньос 1908 елда АКШта үлә һәм шунда җирләнә дә. 1942 елның октябрендә аның җәсәден, Мехико шәһәренең Батырлар Галереясына күчереп, гимн сүзләренең авторы Боканегра кабере янында кабат күмәләр.
|
Мексика — федератив җөмһүрият. Әлеге Конституция 1917 елның 5 февралендә кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент, ул гомуми туры тавыш бирү юлы белән 6 елга сайлана; президент икенче мөддәткә сайланыла алмый. Канун чыгаручы хакимиятне Милли кәнгрис (икепулатлы парламент), башкарма хакимиятне президент гамәлгә ашыра.
Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 3.6%, сәнәгать 36.6%, хезмәт күрсәтү тармагы 59.8%ны тәшкил итә. 2014 елгы мәгълүматларына күрә, Мексика экспорты 460.4 миллиард долларын тәшкил итә[12]; төп партнерлар: АКШ — 78.8%, һәм башкалар.[13] Төп экспорт таварлары — автомобилләр, электроника, телевизорлар, санаклар, мәбил телефоннар, сыек кристаллы күрәкләр (дисплейләр), нефть һәм нефть мәхсулатлары, көмеш, җиләк-җимешләр, яшелчәләр, каһвә, мамык.
Мексика импорты 407.1 миллиард долларын тәшкил итә[12]; төп партнерлар: АКШ — 49.1%, Кытай — 16.1%, Япония — 4.5%.[14] Төп импорт таварлары — металл эшкәртүче станоклар, авыл хуҗалыгы техникасы, металл, запөлешләр (автомобилләр һәм очкычлар өчен), нефть чыгару өчен җиһазлар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.