Remove ads
Мексикада азчылык дине From Wikipedia, the free encyclopedia
Мексикада ислам (исп. Islam en México, гарәп. الإسلام في المكسيك ) ― азчылык дине. PEW Research мәгълүматларына караганда, илдә мөселман халкы 1990 елда 60 000 кеше, 2010 елда 111 000 кеше тәшкил иткән һәм, фаразлаулар буенча, 2030 елда 126 000 кеше тәшкил итәчәк. 2010 елгы халык санын алу вакытында 2500 кеше ислам динен үз диннәре сыйфатында билгеләгән. Мексика сәләфи үзәге җитәкчесе Мөхәммәд Руиз 2015 елда Мексикада 10 000 мөселман булуын исәпләгән [1].
Мексикада ислам | |
Дәүләт | Мексика |
---|---|
Мексикада ислам Викиҗыентыкта |
Мексика мөселманнарының күпчелеге ― сөнниләр, азчылыгы ― шигыйлар һәм Әхмәдия мөселманары.
Мексика дөньяви ил булып тора һәм XIX гасыр уртасыннан дин ирегенә юл куя. Мексика халкының (126 млн кеше, 2020 елга) 88,9 % ы – христианнар (шуның эченнән 82 % ы католиклар, 6 % ы протестантлар), 10 % ы – дингә ышанмаучылар, 0,2 % ы – башка диннәр (Ислам, Бәһаи, Яһүд дине, Буддачылык, Һинд дине, Сикхизм) тарафдары.
Госман империясендәге дини эзәрлекләүләр һәм репрессияләрдән качып, Төркия, Сирия, Ливан һәм Фәлистыйн кебек илләрдән килгән мөһаҗирләр (күпчелеге христианнар, азчылыгы мөселманнар), нигездә, икътисади яктан җәлеп итүче Юкатанда, Теуантепекта, Веракруста, Нуэво-Леонда, Коауилада, Мехико һәм Пуэблада төпләнгәннәр [2].
Мексикада, испан мәдәнияте тамырлары көчле булу һәм якындагы Американың көчле йогынтысы нәтиҗәсендә, мөселманнар һиҗрәте (күченүе), Латин Америкасының башка илләрендәге кебек, көчле булмый. Нәкъ менә XXI гасырда Мексика мәдәни яктан төрле милләт буларак ассимиляцияләнә башлый.
Чьяпас штатында мөселманнарның саны арту күзәтелә.
Мексика мөселманнарының, уртак дингә карасалар да, үзара аермалары сизелә, төрле мәчетләр төзергә мәҗбүр була.
XX гасыр башыннан Торреон шәһәре тирәсендә Якын Көнчыгыш мөселман мөһаҗирләре яши. 1983 елда 35 кешедән торган мөселман җәмгыяте Мексикада беренче гыйбадәт бүлмәсе ачуга ирешкән, җитәкчеләре – Хәсән Зәйн Чамут (Hassan Zain Chamut) [5][6]. 1986 елда ислам һәм испан архитектурасы үрнәкләре буенча Мексикада беренче (шигый) мәчет төзелә башлый һәм 1989 елда төзелеш тәмамлана [7].
Түбән Калифорниядә 3 мәчет бар: Әл-Ислам мәчете (Masjid Al Islam) 2010 елда, Росаритода Ән-Нур мәчете (Mezquita Al Nur) 2011 елда, Тихуанада ислам үзәге һәм Гомәр мәчете 2012 елда ачылган.
Гвадалахара штатында мөселман җәмгыяте 1985 елда нигезләнгән, 2009 елда «Гвадалахара исламы» (Islam Guadalajara) оешмасы төзелгән.
Леонда, Пуэблада, Морелиядә, Веракруста, Сьюдад-Хуареста, Четумальдә, Канкунда мөселман җәмгыятьләре оешкан.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.